Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

җиңүче язмасы һаман саклана

Җиңү Көнен күрү бәхетен, кызганыч, бик азлар гына күрә алды.

Владимир Ильичның әтисенең көндәлеге саклана, анда ул Бөек Ватан сугышы башланган көнне язып калдырган.  

1942 елның 7 маенда ул яшь хатынын баласы белән туган авылында калдырып, башка солдатлар белән бергә Мәскәүгә килә. Аларны колоннага төзеп, белорус вокзалына алып киләләр. Юл уңаенда унсигез яшьлек егетләрне Планетарийга алып керәләр. Хезмәткәр аларның хәзер йолдызлы күкне һәм үз орбиталары буенча хәрәкәтләнүче планетаны, шулай ук башкала күгендә таң атуын күрәчәкләре турында сөйли.

- Үзенең хикәясен ул “менә фашизмны җиңәчәкбез һәм сез тыныч хезмәткә кайтырсыз. Мин сезне үзегез коткарган дөнья панорамасын күрсәтү өчен яңадан Планетарийга чакырам”, - дип әйтте, дип язып калдыра көндәлегенә Владимир Маркитанов.  

 Планетарийдан чыккач, сугышчылар кабат реаль дөньяга эләгә. Урамнарда һәр җирдә баррикадалар, подвал фатирларының тәрәзәләре ком тутырылган капчыклар белән томаланган. Йорт стеналарында һәм махсус щитларда мәскәүлеләрне шәһәрне якларга  өндәгән плакатлар бар. Мондый щитларның берсендә Дәүләт Оборона комитеты Карары тексты эленгән инде.«1941 елның 20 октябреннән Мәскәүдә һәм башкала янәшәсендәге районнарда сугыш режимы хәлен кертергә. Тәртип бозучыларны кичекмәстән җаваплылыкка җәлеп итәргә, ә дошманның провокатор һәм шпионнарын һәм башка агентларын урында атып үтерергә...» 

 - Без шунда хәлнең никадәр киеренке булуын сиздек, дошман Россия йөрәгенә ыргыла иде, - дип яза көндәлекнең авторы. 

Яшь  солдатларны шәһәр яны поездына утыртып Кубинка станциясенә алып китәләр. Җылы май кояшы җылыта, вагон тәрәзәсеннән чәчәкле болыннар, басулар күренеп кала һәм озак та үтми, картина кинәт үзгәрә: яңа солдатлар йөзләрчә янып беткән танклар, пушкалар һәм башка техниканы күрәләр. Бу күренеш 18 яшьлек малайларны шунда ук өлкәнәйтеп җибәрә. Алар үзләренә Ватанны якларга кирәклеген яхшы аңлыйлар.  

Биш көннән  233 нче укчылар дивизиясен гамәлдәге армиягә тапшыралар. 1942 елның сентябрь башында егетләр Сталинград җирендә беренче сугышка керә. Тик коткарылган дөнья панорамасын күрү бәхетенә бик азлар гына  ирешә шул...

Фото Маркитановларның гаилә архивында алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев