Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иң зур бүләк – укучыларының мәхәббәте

    Педагогия ветераннары Лидия һәм Георгий Горбуновлар үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр. Бүген аларның икесенә дә 65әр яшь. Горбуновлар бөтен гомерләрен мөгаллимлек хезмәтенә багышлаганнар. Районда Лидия Васильевнаны белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Аның мөгаллимлек стажы - 45 ел. Ул ике ел Яңа Тимошкино мәктәбендә балаларга белем бирә, аннан соң үзе туган Иске Ильдеряк...

    Педагогия ветераннары Лидия һәм Георгий Горбуновлар үзләренең юбилейларын билгеләп үттеләр.

    Бүген аларның икесенә дә 65әр яшь. Горбуновлар бөтен гомерләрен мөгаллимлек хезмәтенә багышлаганнар.

    Районда Лидия Васильевнаны белмәгән кеше юктыр, мөгаен. Аның мөгаллимлек стажы - 45 ел. Ул ике ел Яңа Тимошкино мәктәбендә балаларга белем бирә, аннан соң үзе туган Иске Ильдеряк авыл мәктәбенә күчә. 45 ел дәверендә физкультура дәресләрен алып бара, шул ук вакытта тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасын да били.

    - Эшемдәге төп юнәлеш - хезмәт һәм спорт белән тәрбияләү иде, - дип сөйли мөгаллимә.

    Лидия Горбунова районда һәм республикада беренчеләрдән булып "Сәламәтлек" программасын эшли һәм тормышка ашыра. Әлеге программа укучыларны сәламәт тормыш рәвеше турындагы мәгълүмат белән тәэмин итүгә генә түгел, ә инде балаларны үз алдыңа максат куярга, дөрес тормыш юлын сайларга чакыра. Лидия Васильевнаны яңалыкка омтылу һәрвакыт аерып торды. Ул балалар, хезмәттәшләре, ата-аналар өчен ярдәмгә килергә әзер булган дус булды. Күп кенә укучылар өчен үрнәк. Аның уңышка ирешүенең сере гади: ачык күңелле була белүендә.

    Лидия Васильевна бөтен тәне-җаны белән спортка бирелгән кеше. Җиңел атлетика һәм чаңгы спорты буенча беренче разрядка ия. Альметкиннарның спорт династиясе вәкиле буларак, ул үз гаиләсен дә спорт белән шөгельләнүгә тарта. Укучылары белән мәктәптә эшләгәндә югары уңышларга ирешсә, хәзер исә ветераннарның спорт секциясен җитәкли.

    - "Дельфин" бассейны, "Юность" спорткомплексы минем иң яраткан урыннарым, монда рәхәтләнеп ял итәм, - дип сөйли юбиляр.

    Горбуновларның гаилә союзы кырык елдан артык вакыт дәверендә Иске Ильдеряк мәктәбенең укыту-тәрбияләү процессына тәэсир итә.

    Аларның балалары әти- әнисе эзеннән киткәннәр. Уллары Смоленск шәһәрендә хәрби училищеда белем бирә, кызлары - Казанда гимназиядә. Бу үрнәк гаиләнең хезмәте югары бүләкләргә лаек. Лидия Васильевна - республиканың атказанган укытучысы, Георгий Васильевич "Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

    - Әмма минем өчен иң зур бүләк - ул укучыларымның ихтирамы һәм мәхәббәте, - дип саный Лидия Васильевна.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: