Аксубаево
  • Рус Тат
  • Иң якын һәм кадерле кеше

    Яңа Чуаш Адәмсуы авылында Ефремовлар өендә зур, шатлыклы вакыйга билгеләп үтелде. Нәселнең иң өлкән кешесе - Елизавета Артемьевага 90 яшь тулды. Шул уңайдан барлык туганнары, шәһәрдән оныклары җыелды. Хезмәт ветеранын район җитәкчелеге вәкилләре дә кайнар котладылар. - Хөрмәтле Елизавета Алексеевна, Сезне чын күңелебездән истәлекле көнегез белән котлыйбыз! - дип мөрәҗәгать...

    Яңа Чуаш Адәмсуы авылында Ефремовлар өендә зур, шатлыклы вакыйга билгеләп үтелде.

    Нәселнең иң өлкән кешесе - Елизавета Артемьевага 90 яшь тулды. Шул уңайдан барлык туганнары, шәһәрдән оныклары җыелды. Хезмәт ветеранын район җитәкчелеге вәкилләре дә кайнар котладылар.

    - Хөрмәтле Елизавета Алексеевна, Сезне чын күңелебездән истәлекле көнегез белән котлыйбыз! - дип мөрәҗәгать итте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. - Сезне исәнлектә-саулыкта, күтәренке кәефтә, иң якын кешеләрегез арасында күрү әйтеп бетергесез куаныч.

    Ул РФ Президенты Путинның бәйрәм котлавын укыды, район башлыгыннан гөлләмә бүләк итте, күчтәнәчләр тапшырды. Игътибар һәм кайгырту күрсәтүдән күзләре яшьләнгән әби барысы өчен дә рәхмәт әйтте.

    - Безнең буынга авыр һәм катлаулы чорны кичерергә туры килде, - диде ул күз яшьләрен сөртеп. - Без ач-ялангач килеш урман кистек, нәрсәгә көчебез килә, шул эшләрнең бөтенесен дә башкардык. Хәзер исә бәхетле тормышта яшибез.

    Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайловна Елизавета Алексеевнаны ихластан тәбрикләделәр.

    Боларның барысына да балалары, оныклары, туганнары шаһит булды. Гаиләдә әбине яраталар, аңа хөрмәт һәм ихтирам зур. Оныгы Людмила әбисенең тормыш юлын, язмышын чагылдырган, фотографияләр урнаштырылган альбом туплаган, хәтта нәселнең шәҗәрәсен дә төзегән. Бу - гаилә ядкаре.

    - Әби - безнең өчен иң кадерле, яраткан кешебез, - дип сөйли Людмила.

    Елизавета Алексеевна күрше Емелькино авылында туып үскән. Яңа Чуаш Адәмсуы авылы егетенә кияүгә чыга, җиде балага тормыш бүләк итәләр, икесе якты дөньяда юк инде. Колхозда нинди авыр эш бар, барысын да башкарырга туры килә. Тормыш иптәшенең бакыйлыкка күчүенә дә егерме елдан артык. Актив, хәрәкәтчән кеше буларак, барысын да үзе эшләргә тырыша әби. Ул кызында яши. Светлана - һөнәре буенча пешекче, озак еллар ашханәдә эшли, механизаторларга төшке аш әзерли. Иң кадерле, газиз кешесен дә тәмле ризыклары белән сөендерә. Елизавета Алексеевнаның туган көне якты, сөенечле вакыйгага әверелде. Күңелен шатлык хисләре биләп алган әби түзмәде - җырлап та җибәрде. Ә бәйрәмгә җыелган якыннары аны күтәреп алдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: