Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Җиңү шатлыгын яхшы хәтерли

Иске Үзи авылында озак яшәүчеләр күп түгел. Шуларның берсе – Варвара Афанасьевна Романова.

Шушы көннәрдә ул юбилей датасын - туксан яшен билгеләп үтте. Бу уңайдан Романовлар йортында күңелле бәйрәм булды. Юбилярны туган көне белән котларга районның рәсми делегациясе килде.  

- Хөрмәтле Варвара Афанасьевна! Сез көч-куәтегезне һәм сәламәтлегегезне кызганмадыгыз, илебезнең киләчәге имин һәм якты булсын өчен иртәдән-кичкә кадәр эшләдегез, – диде ветеранга мөрәҗәгать итеп, район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов. - Бик күп сынаулар узсагыз да, яхшы-тәрбияле  балалар үстергәнсез . Бүген сезнең исән-сау булып, сезне яратучы балалар һәм оныкларыгыз арасында булуыгызга чын күңелдән шатланабыз, - дип ул  юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау телеграммасын, чәчәк бәйләме, бүләкләр һәм район күчтәнәчләре тапшырды. Район социаль яклау бүлеге начальнигы Елена Зайцева, Иске Үзи авыл җирлеге башлыгы урынбасары Алена Охотникова да юбиляр әбине  чын күңелдән котладылар.

– Мине балалар да, оныклар да иртәдән үк тәбрик иттеләр инде, әмма  район җитәкчеләреннән котлау сүзләрен  ишетү тагын да күңелле, – диде тантана сәбәпчесе. - Бүләкләр өчен дә, яхшы сүзләр өчен дә рәхмәт сезгә. Без бит элек болай яхшы яшәрбез дип уйламаган да идек.      Варвара Афанасьевна  туксан яшендә дә сәламәтлегеннән зарланмый. Илебез тарихындагы авыр елларны төгәл хәтерли. Кунаклар  ундүрт яшьлек кызның  Мәскәү өлкәсендә торф чыгару эше турында сөйләвен игътибар белән тыңладылар. Шунда сугыш тәмамлануы турында ишетә.  

Ул үзе Иске Үзи авылында туып-үскән. Колхозда эшли. 1951 елда Сталино бистәсе (Урмандеево авыл җирлеге территориясендә) егетенә  кияүгә чыга. Яш гаилә анда яши башлый, бер-бер артлы  балалары туа. Алтмышынчы еллар уртасында бистә таркала башлый. Романовлар Варвара Афанасьевна туган ягына, ул чакта әле  әти-әнисе исән булган Иске Үзи авылына күчәргә карар кыла.  

Ире механизатор була, ә ул үзе төрле эштә эшли: чөгендерне дә эшкәртә, ындыр табагында  да эшли, балаларын да яштән үк эшкә өйрәтәләр. Романовлар дүрт ул һәм дүрт кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызгыныч, ире ундүрт ел элек вафат булган. Ветеран кече улы Владимир гаиләсе белән яши. Әби  килене Еленага оныкларын  үстерергә булышкан. Оныклары үсеп җиткән инде, өйдә хәзер кече онык, мәктәп укучысы гына. Варвара Афанасьевнаның оныклары һәм оныкчыклары Россиянең төрле почмакларында үсә.

Районда яшәүчеләре дә  бар, кайберләре Нурлат  шәһәрендә  яши. Балалары һәм оныклары яраткан әниләренә, әбиләренә даими рәвештә кайтып торалар. Бигрәк тә җәй көне йорт оныклар тавышы белән тула. Варвара Афанасьевна  аларга чиксез шат.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев