Иң мөһиме – гаилә һәм эш
Үткән атнада район Советы Аппараты җитәкчесе Рәис Галиев юбилеен билгеләп үтте.
Ул үзенең хезмәт эшчәнлеген 1980 нче елда Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлагач “Аксубай “ совхозында баш икътисадчы булып башлый. 18 ел дәвамында Россия Федерациясе салым органнары структурасында җитәкче вазыйфаларда, шуның 12 елын Аксубай районы буенча дәүләт салым инспекциясе җитәкчесе булып эшләгән. 90 нчы елларда реаль эшләүче норматив-хокукый база булмау шартларында ул районның салым хезмәтен формалаштыруның башында торды.
Хәтта шундый катлаулы чорда да эшнең структурасын төзеде, шулай итеп, ел саен салымнар җыю буенча план күрсәткечләрен төгәл үтәделәр. Производствода алган белемнәрнең практик эш белән бергә алып барылуы Рәис Миншакир улына бай һөнәри тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирде. 2008 елның июлендә аны Аксубай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең финанслар һәм милек белән идарә итү буенча беренче урынбасары итеп билгелиләр.
Яңа вазыйфа районның социаль-икътисадый үсеше, кече бизнесны үстерү, муниципаль заказны нәтиҗәле урнаштыру, салым салу базасын үстерү мәсьәләләрен киң даирә мәсьәләләр буенча белем һәм тәҗрибә куллануны таләп итте. Ул бу эшне дә уңышлы үтәде һәм бу кайбер мөһим икътисадый күрсәткечләр буенча тотрыклы уңай динамика булуын да раслый. Рәис Галиев хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә дә зур өлеш кертте, эшмәкәрләр белән шәхсән очрашып, аларга грант булышлык итте.
Аның эшчәнлегенең иң мөһим юнәлешләренең берсе булып муниципаль заказ урнаштыруны координацияләү, муниципаль хезмәтләр күрсәтүне камилләштерү һәм аларны электрон рәвешкә күчерү булды. Рәис Миншакировичның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә Татарстан Республикасы муниципаль районнарының социаль-икътисади үсеше рейтингында районның позициясен яхшырта алдык.
Хәзерге вакытта Рәис Миншакирович хәзерге вакытта Аксубай муниципаль районы Советы Аппараты җитәкчесе булып тора. Ул барлык органнар һәм структураларның үзара хезмәттәшлеген оештырып, Совет эшен җиренә җиткереп башкара. Зыялы, кырыс, гадел һәм шуның белән бергә һәрвакыт тактик, чын профессионал, менә дигән оештыручы булуы Рәис Миншакировичка үзенең шәхси абруен, ышанычын һәм район халкының хөрмәтен яуларга мөмкинлек бирде.
– Һәркемнең үз тормыш кыйммәтләре инде.Минем өчен һәрвакыт беренче урында гаилә һәм эш булды. Кайда гына эшләргә туры килсә дә – янәшәмдә һәрвакыт ышанычлы, тәртипле коллегалар булды, күпләр белән әлегә кадәр дустанә мөнәсәбәттә торам, – ди Рәис Миншакирович.
Аның тәҗрибәле җитәкче буларак формалашуында гаиләсе – хатыны Миңлегөл Минвәли кызы, улы Ленар белән кызы Лилия тора. Рәис Галиев хезмәт эшчәнлегенең төрле этапларында ведомство структуралары җитәкчеләре: РФ салымнар һәм җыемнар министрлыгының, дәүләт салым инспекциясенең, муниципаль берәмлекләр Советының һәм район җитәкчелегенең Мактау грамоталары белән билгеләп үтелгән. Ә ул элеккечә тыйнак кеше булып кала, һәр иртә, иң яхшы хезмәт биографиясе елларын барлый-барлый бистә урамнары буйлап җәяү эшкә бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев