Аксубаево
  • Рус Тат
  • Җиңү көнендә – юбилей

    Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Чураевка 95 яшь тулды. Илебез өчен иң истәлекле көн - 9 май көнне ул Аксубайда Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантанада сугышчан дуслары белән бергә катнашты. Монда ул дулкынландыргыч мизгелләр кичерде. Тантанада район башлыгы Камил Гилманов Михаил Демьяновичны юбилее белән котлап, РФ Президенты Владимир Путинның бәйрәм...

    Бөек Ватан сугышы ветераны Михаил Чураевка 95 яшь тулды.

    Илебез өчен иң истәлекле көн - 9 май көнне ул Аксубайда Җиңүнең 71 еллыгына багышланган тантанада сугышчан дуслары белән бергә катнашты. Монда ул дулкынландыргыч мизгелләр кичерде. Тантанада район башлыгы Камил Гилманов Михаил Демьяновичны юбилее белән котлап, РФ Президенты Владимир Путинның бәйрәм котлавын ирештерде, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды. Район үзәгендә бәйрәмгә җыелган Бөек Ватан сугышы ветераннары әлеге котлауларның шаһитлары булдылар. Алар да фронтовик иптәшләрен юбилее белән тәбрикләп, сәламәтлек теләделәр.

    Бүгенге тормышка шатланып бетәрлек түгел. Ә сугыш елларында аңа ниләр кичерергә туры килүен, безгә күз алдына китерүе дә кыен. 1942 елның җәеннән безнең якташыбыз Көньяк-Көнбатыш фронтында сапер булып хезмәт куя. Гомерен куркыныч астына куеп, дошманга каршы көрәшә. Әмма бер елдан соң фашистларга әсирлеккә эләгә. Фашистлар лагерендә тоткында була. Дошманнарның мыскыллавына да, түбәнсетүләренә дә түзәргә туры килә. Шундый меңләгән хәрби әсирләр белән аны Германиягә алып китәләр, төрле эшләрдә эшләтәләр. Шундый үтә кыен шартларда исән калу өчен бөтен көчеңне җыеп түзәргә кирәк була. Һәм, ниһаять, тоткынлыктан котыла. 1945 елның язында Америка гаскәрләре аларны азат итәләр. Апрель башында ук аны 18 нче гвардиянең аерым сапер батальонына сапер итеп кабул итәләр. Бөек Җиңүгә кадәр күп вакыт калмаса да, ул зур тырышлык куеп үзенең сугышчан сәләтен тулысынча күрсәтә һәм намуслы хезмәте белән командованиегә файда китерергә өлгерә. Чуаш Енорускиносы авылындагы туган нигезендә аны исән-сау күрүләренә гаҗәпләнәләр, чөнки үлеме турында кара хәбәр килгән була. Әмма Михаилга сугыштан имин кайту бәхете елмая. Гомере буена колхозда хезмәт куя, балалар тәрбияләп үстерә. Михаил Демьяновичның гаиләсе зур - онык-оныкчыклары бихисап. Бер ел элек кенә тормыш иптәше үлеп киткән, бүген аның турында оныклары кайгырта.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: