Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Хәтерне яңартып

Аксубайда яшәүче Елизавета Сидорова күптән түгел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бу көнне юбиляр яшәгән йорттан кунаклар өзелмәде. Пенсионер әбине туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, район ветераннар советы рәисе Галина Бобкова һәм "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район газетасы...

Аксубайда яшәүче Елизавета Сидорова күптән түгел үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Бу көнне юбиляр яшәгән йорттан кунаклар өзелмәде. Пенсионер әбине туган көне белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, район ветераннар советы рәисе Галина Бобкова һәм "ТАТМЕДИА" АҖ филиалы район газетасы директор-баш мөхәррире Айдар Моратшин килде. Котлаулар, чәчәк бәйләме, бүләкләр, фидакарь хезмәте өчен рәхмәт сүзләре өлкән яшьтәге ханымның күңелен нечкәртте. Елизавета Андреевнаның, өлкән яшьтә булуына карамастан, хәтере бик яхшы. Әңгәмә барышында ул үткән тормыш юлын искә алды.
Утызынчы еллар азагында аларның гаиләсе Владивостокка күчеп китә һәм ундүрт яшьлек Елизавета хастаханәгә санитарка булып эшкә урнаша. 1943 елда әтисен сугышка алалар, ә гаилә яңадан Аксубайга күчеп кайта. Лиза почтада телефонистка булып эшли башлый. Ул чакта ике телефонистка бөтен районга хезмәт күрсәтә. Аларның үзләренә коммутатор артында утырырга, телеграммаларны кабул итәргә һәм җибәрергә, хәтта аэропорттан ат белән почтаны алып кайтырга туры килә. Телефон трубкасында һәрвакыт аның тыныч, йомшак тавышы ишетелә. Сугыш вакытында һәм сугыштан соңгы елларда эшче куллар җитешмәгәндә, почта хезмәткәрләре уңышны җыеп алуда ярдәм иткәннәр - урак урганнар.
-Бөтен көчебезне эшкә бирсәк тә, тамагыбыз ач иде,- дип искә ала Елизавета Андреевна. - Без алабута, туң бәрәңге, чөгендер ашап кына исән калдык. 1945 елда әниебез вафат булды. Аннан соң безгә бөтенләй авырга туры килде, чөнки энеләремне тәрбияләү миңа йөкләнде.
Елизавета Андреевна 38 ел элемтә үзәгендә эшли. Монда Сидоровларның тулы бер династиясе хезмәт куя. Аның ире - экспедитор, ә улы монтер була. Лаеклы ялга чыккач та ул эшләвен дәвам итә. Елизавета Сидорова ун ел чөгендер кабул итү пунктында эшли. Озак еллар буена фидакарь хезмәт куйган өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
Аның кызлары Степанида һәм Валентина еракта - Ростов өлкәсенең Новочеркасск шәһәрендә яши. Элегрәк әниләре алар янына еш барып йөргән. Әмма хәзер пенсионерның туган ягын ташлап китәсе килми. Елизавета Андреевна үзенең туксан яшьлек юбилеен кызлары белән каршы алды. Алар әниләре янына август аенда ук кайтканнар. Кызлары әниләренә искиткеч бәйрәм оештырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев