Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хәтере дә, фикер йөртүе дә искитмәле

    Безнең коллегабыз, "Колхоз гәзите"нең татар телендәге басмасы җаваплы сәркатибе Разыя Заһидуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров килделәр. Разыя Шәйдулла кызы 1921 елда Мамадыш районында дөньяга килә, мәктәпне тәмамлаганнан соң Чистай педагогия...

    Безнең коллегабыз, "Колхоз гәзите"нең татар телендәге басмасы җаваплы сәркатибе Разыя Заһидуллина 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Аны котларга район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров килделәр.

    Разыя Шәйдулла кызы 1921 елда Мамадыш районында дөньяга килә, мәктәпне тәмамлаганнан соң Чистай педагогия училищесында белем ала, Май (Чирмешән) районында укытучы булып эшли. 1938 елда Иске Кыязлы мәктәбендә эшли. 1944 елда язмыш аны безнең гәзит редакциясенә алып килә, ноябрь аеннан "Колхоз гәзите"нең җаваплы сәркатибе.

    - Сугыш еллары... иртәгесе санга бирер өчен, яңалыкларны төнлә радиоалгыч аша кабул итә идек, - дип искә алып сөйли юбиляр. - Әмма эшләве кызык иде, ник дигәндә янәшәбездә озак еллар редакция коллективын җитәкләгән мөхәррир Арсений Портнов кебек каләм осталары булды. Клишеләрне (фоторәсемнәр) нигездә ТАСС Пресс-клишедән җибәрәләр иде. Нинди дә булса хата җибәрүдән бик курка идек, барысы да Җиңүне көтте, безнекләрнең дошманны җиңүен аңлый идек.

    Язмабыз героинясына Җиңү санын макетлаштыру насыйп булмый, ул беренче баласын дөньяга китерә һәм редакциягә кабат эшкә килә алмый. Ул Иске Узи җидееллык мәктәбендә физика һәм математикадан белем бирә. Педагогик хезмәт эшчәнлеге чорында аны бер мәктәптән икенчесенә күчереп йөртәләр - Яңа Ибрайда эшли, яңадан Иске Үзигә әйләнеп кайта. Лаеклы ялга чыкканчы 23 ел Яңа Ибрай мәктәбендә балаларга белем бирә.

    Разыя Шәйдулла кызын 95 яшьлек юбилее белән тәбрикләргә хезмәттәше - мәктәп директоры Ринат Мотыйгуллин, авыл ветераннары советы рәисе Шәүкәт Кәбиров, бергә эшләгән иптәшләре һәм күп санлы укучылары килде. Үзе белем биргән берничә буын укучылардан педагог бик күп җылы теләкләр, рәхмәт сүзләре кабул итте. Үзенең бай эчтәлекле биографиясен хәтерендә яңартты.

    - Сезнең хәтерегез искитмәле, хәтта компьютер бер якта торсын, - дип әйтми түзә алмады юбиляр белән әңгәмә корганда район башлыгы Камил Гилманов, Разыя Шәйдулла кызының барлык вакыйгаларны да төгәл даталары белән искә алып сөйләвенә сокланып.

    Юбиляр әбинең алты баласы булган, әмма дүртесе якты дөньяда юк инде. Кызы Илсөяр 36 ел медицина тармагында хезмәт куйган, лаеклы ялга чыккач, Башкортостаннан әнисен карарга кайткан. Улы Замир - отставкадагы подполковник, ул да, оныклары-оныкчыклары һәм оныкчыкларының балалары әбиләренең, зур әниләренең даими кайтып хәлен белгәннәре кебек, әнисе янында еш булырга тырыша. Алар әниләренең, әбиләренең күңелен якты һәм матур хис-кичерешләр генә биләсен өчен хәлләреннән килгәннең барысын да эшләргә тырышалар. Ә бит берничә ел элек күзләре сукырайган юбиляр дөньяның бөтен матурлыгын алар аша күрә. Бары тик тойгылар гына аңа туган һәр көнгә шатланып яшәргә көч бирә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: