Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Хезмәтләре бәя биреп бетергесез

Барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кебек үк Миңсылу Хәсәншина өчен дә сугыш еллары кырыс сынау була. Авылда хезмәт кую чын-чынлап батырлыкка тиң була. Әлеге буын кешеләре алдында Ватанны саклап көрәшкә күтәрелгән сугышчылар армиясен чимал һәм азык-төлек белән тәэмин итү бурычы тора. Чәчү, терлекләрне көтү мәйданнары, терлекләр баш саны кимегән, техникаларга кытлык...

Барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре кебек үк Миңсылу Хәсәншина өчен дә сугыш еллары кырыс сынау була.


Авылда хезмәт кую чын-чынлап батырлыкка тиң була. Әлеге буын кешеләре алдында Ватанны саклап көрәшкә күтәрелгән сугышчылар армиясен чимал һәм азык-төлек белән тәэмин итү бурычы тора. Чәчү, терлекләрне көтү мәйданнары, терлекләр баш саны кимегән, техникаларга кытлык булган, эшче көчләр җитешмәгән шартларда әлеге бурычны хәл итүнең кыенлыгын сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый. Унҗиде яшьлек кызлар урман кисү эшләрендә бил бөгәләр.

-Кияргә кием дә юк иде бит,-дип авыр сугыш елларын искә алып сөйли Миңсылу Хәсәншина.
Хатын-кызларның Ватан азатлыгы бәрабәренә кылган хезмәт батырлыкларына бәя биреп бетергесез.

-Безгә: "Кызлар, моны эшләргә кирәк, бу мөһим",-дип кенә әйтәләр иде. Без барыбыз да моны яхшы аңлый һәм хәлебездән килгәнчә тырыша идек. Хәзер җитәкчеләрнең ул вакытта кылган батырлыкларыбызны лаеклы бәяләүләре, кайгырту һәм игътибар күрсәтүләре бик куандыра. Миңсылу Хәсәншинаны туксан яшьлек юбилее белән котларга район башлыгы Камил Гилманов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Наил Вәлиуллин, Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Илшат Заһидуллин килде. Алар буш кул белән килмәделәр, ветеранга бүләкләр тапшырдылар, чәчәк бәйләме бүләк иттеләр.

-Сезнең хезмәт батырлыкларыгыз бәрабәренә без бүген матур тормышта яшибез,-диде ветеранны котлап район җитәкчесе. -Сез тылда хезмәт куйдыгыз, илне сугыш җимереклекләреннән торгыздыгыз. Сез буыннарны бер чылбырга берләштереп, үзегезнең тәҗрибәгез һәм белемегезне аларга тапшырдыгыз. Ә иң мөһиме, сез барлык сынауларда да, бүгенге көндә яшьләргә хас булмаган-ышаныч һәм киләчәккә өмет хисләрен саклап калгансыз. Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет телибез, якыннарыгызның игътибарын һәм кайгыртуын тоеп яшәгез! Ә без сезнең тормышыгыз тагын да матуррак һәм тулы кыйммәтле булсын өчен көчебездән килгәннең барысын да эшләргә тырышырбыз!

Бертуганының кызлары Минәфкәр Сәгыйтдинова, Асия Әбрарова һәм Гөлсинә Зәйдуллина олы яшьтәге ханымны ялгызын гына калдырмыйлар. Аларның балалары Миңсылу Хәсәншинага яратып, карт әби, дип эндәшәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев