Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хезмәтенә күрә хөрмәте

    Хезмәт ветераны Хәдичә Хәлиуллинага 90 яшь тулды. Юбиляр соңгы елларда Нурлат шәһәрендә, улы Рифкат гаиләсе белән яши. Аны әлеге күркәм дата белән котларга күрше районга районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин һәм Карасу авыл җирлеге башлыгы Фәнгат Идиятуллин барды. Район вәкилләре Путинның котлау хатын укыдылар, күчтәнәчләр тапшырдылар, гөлләмә бүләк...

    Хезмәт ветераны Хәдичә Хәлиуллинага 90 яшь тулды.

    Юбиляр соңгы елларда Нурлат шәһәрендә, улы Рифкат гаиләсе белән яши. Аны әлеге күркәм дата белән котларга күрше районга районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин һәм Карасу авыл җирлеге башлыгы Фәнгат Идиятуллин барды.

    Район вәкилләре Путинның котлау хатын укыдылар, күчтәнәчләр тапшырдылар, гөлләмә бүләк иттеләр. Хәдичә Хәлиулла кызының мондый игътибар һәм хөрмәттән күңеле нечкәрде.

    Ул Карасу авылында туып үсә. Колхозда эшли: авыр елларда урак белән иген урырга да, ындыр табагында кул белән ашлык суктырырга да туры килә, печәнен дә чаба. Тормыш юлы хезмәттә үтә.

    - Мин бәләкәй чакта, әнием сугыш вакытында совет солдатлары өчен оекбаш бәйләүләре турында сөйли иде, - дип искә ала улы Рифкат. - Аның тормышы да җиңел булмый, башка бик күпләр кебек, исәнлеген авыр хезмәттә югалта. Аны онытмаганнары, хезмәтен лаеклы бәяләүләре өчен район җитәкчелегенә рәхмәт.

    Хәдичә Хәлиулловна ире белән озак яшәми. Улын ялгызы тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына чыгара. Өч оныгы һәм биш оныкчыгы - аның дәвамчылары. Күзләре күрми диярлек, ярдәм белән генә хәрәкәтләнә. Улы гаиләсендә ул игътибар һәм хөрмәткә тиенеп гомер кичерә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: