Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Хезмәтен хөрмәтләп

Районның терлекчелек тармагын һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән күпкырлы фидакарь хезмәте өчен һәм 80 яшьлек юбилее уңаеннан Геннадий Сидоров Аксубай муниципаль район Советы, башкарма комитет исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Хезмәт ветеранын хөрмәтләү тантанасында район оешмалары һәм хезмәтләре җитәкчеләре дә катнашты. -Сезнең һөнәри осталык һәм компетентлыкка корылган хезмәт юлыгыз ихлас...

Районның терлекчелек тармагын һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә керткән күпкырлы фидакарь хезмәте өчен һәм 80 яшьлек юбилее уңаеннан Геннадий Сидоров Аксубай муниципаль район Советы, башкарма комитет исеменнән Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Хезмәт ветеранын хөрмәтләү тантанасында район оешмалары һәм хезмәтләре җитәкчеләре дә катнашты.
-Сезнең һөнәри осталык һәм компетентлыкка корылган хезмәт юлыгыз ихлас хөрмәт уята, - дип ассызыклады, ветеранга бүләк тапшырып, район башлыгы Камил Гилманов. - Без сезнең тәртиплелек һәм яхшылык кебек тормыш принципларына таянып эш итүегезне хәтерлибез. Сезнең тәҗрибә хөрмәткә лаек. Юбиляр адресына ул иң изге теләкләрен генә юллады. Геннадий Федорович үз чиратында шундый ихтирам күрсәткәннәре өчен ихластан рәхмәт әйтте. Һәм үзенең бүгенге җитәкчеләргә мөрәҗәгатендә, хезмәт уңышы һәрвакытта да үз бурычыңа тугрылыкка, хезмәткә намуслы мөнәсәбәткә бәйле, дип ассызыклады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев