Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Хезмәтчәнне котладылар

Район җитәкчелеге Мария Николаевна Леонтьеваны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләде. Әби Аксубайда улы белән яши. Аның гомере хезмәттә үткән. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән бала чагы да, яшьлеге дә авырлыклар белән үтә. Колхозда тир түгә, хастаханәдә санитарка булып эшли. Яшьтәшләре сүзләренә караганда, ул кайда гына эшләсә дә иптәшләре...

Район җитәкчелеге Мария Николаевна Леонтьеваны 90 яшьлек юбилее белән тәбрикләде.
Әби Аксубайда улы белән яши. Аның гомере хезмәттә үткән. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән бала чагы да, яшьлеге дә авырлыклар белән үтә. Колхозда тир түгә, хастаханәдә санитарка булып эшли. Яшьтәшләре сүзләренә караганда, ул кайда гына эшләсә дә иптәшләре арасында хөрмәт казанган, җаваплы хезмәткәр булган. Юбиляр әбине гомер бәйрәме белән котларга башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сергей Александров, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм Аксубай бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Коннов килделәр.
Сергей Александров Россия Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештерде.
- Сез авырлыкларны, кыенлыкларны үз иңегездә күтәреп, намуслы һәм фидакарь хезмәтегез белән гаделлеккә омтылгансыз, иртәгесе көнгә ышанычны югалтмагансыз, - дигән сүзләрне укыды ул хаттан. - Сугыш көйдергән яшьлегегез, Сез узган гомер юлы безнең өчен һәм киләчәк буын өчен Ватанга тугрылык, кыюлык, түземлек һәм чыдамлык үрнәге булып тора.
Мәртәбәле кунаклар бәйрәм гаеплесенә исәнлек, озын гомер теләделәр, район башлыгы исеменнән чәчәкләр һәм күчтәнәчләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев