Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

ХЕЗМӘТ ЮЛЫ БОРЫЛЫШЛАРЫ

Хезмәт ветераны, республиканың Мактаулы җир төзүчесе Исмәгыйль Моратшин күптән түгел үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Әлеге мактаулы исемнәр - күп балалы гап-гади колхозчы гаиләсендә туып үскән егет үз көче белән ирешкән уңышларның бер өлеше генә. - Ике абыем һәм әтием Бөек Ватан сугышына киткәнгә, без әни тәрбиясендә калдык. Безне...

Хезмәт ветераны, республиканың Мактаулы җир төзүчесе Исмәгыйль Моратшин күптән түгел үзенең 75 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


Әлеге мактаулы исемнәр - күп балалы гап-гади колхозчы гаиләсендә туып үскән егет үз көче белән ирешкән уңышларның бер өлеше генә.
- Ике абыем һәм әтием Бөек Ватан сугышына киткәнгә, без әни тәрбиясендә калдык. Безне ач, ялангач итмәс өчен аның ничек тырышуын Ходай үзе генә белә. Әнигә бераз булса да, җиңел булсын өчен мин җиденчедә укыганда ук колхозга эшкә кердем, кыр бригадасында учетчик булып тордым, ә инде студент булгач, уракта катнаша идем, - дип искә ала Исмәгыйль Хәсән улы. - Безнең гаиләгә дә авырлыкларны күп күрергә туры килде. Мөгаен, шул миңа тырышып укырга көч биргәндер, тормышны ничек тә булса бөтенәйтәсе килә иде.

Иске Кыязлы мәктәбен тәмамлагач, ул Иске Ибрай мәктәбендә белем ала (ул чакта районда өч кенә урта мәктәп була). Аттестат алгач, Ватан алдындагы бурычын үтәү өчен, армия сафларына китә. Анда сержантлар полк мәктәбендә белем ала. Кайткач, туган авылы клубында мөдир булып эшли һәм Казан авыл хуҗалыгы институтына укырга керә.
- Совет чорында яшь белгечләр эш урынын үзләре сайламыйлар иде, мине дә юллама буенча Кострома өлкәсенә җибәрделәр. Анда авыл хуҗалыгы идарәсендә икътисадчы, соңрак колхозда баш агроном булып эшләдем, партиягә кердем. Шул рәвешле чит җирдә өч ел хезмәт куйдым.

Ә аның биографиясендәге 1970 елдан соңгы вакыт туган районы - Аксубай белән бәйле. Монда кайткач ул "Аксубай" совхозында агроном булып билгеләнә. Соңрак авыл хуҗалыгы продукциясе сатып алу Дәүләт инспекциясендә инспектор булып эшли, аннан соң авыл хуҗалыгы идарәсендә сигез ел дәвамында планлаштыру-икътисад бүлеген җитәкли. Әлеге вазифаны башкарганда, колхоз һәм совхозларда хезмәтне оештыруның яңа алымнарын эзләү белән шөгыльләнә. Аның ярдәме белән идарәдә баланс комиссиясе оештырыла. Эшчәнлекне оештыруның - звено системасы, бригада булып эшләү, коллектив әгъзаларының эшен бәяләү системалары кебек яңа алымнарны кертүчеләрнең берсе була. Бу чорда республикада хуҗалыкларны тармаклаштыру эше активлаша. Исмәгыйль Моратшин республика комиссиясе составында тәҗрибә уртаклашу өчен Белоруссиягә дә бара, ә аннан соң әлеге тәҗрибәне хуҗалыкларга аңлату өчен төрле белгеч һәм фәнни хезмәткәрләр белән бергә районга кайта.

1978 елда Исмәгыйль Моратшинны партиянең район комитеты Ленин исемендәге колхоз рәисе итеп билгели. Биредә эшләгән елларын ул тормышының җитәкчелек итү тәҗрибәсе туплау этабы буларак искә ала. Ул елны яңгырларның туктаусыз явуы сәбәпле, урып-җыю эшләре гыйнвар аена кадәр сузыла, ә аннан соң каты салкыннар китә.
-Беренче хезмәт еллары барлык юнәлешләрдә дә минем өчен сынау булды, - дип сөйли Исмәгыйль Хәсәнович. - Белгечләрнең һәм коллектив әгъзаларының активлык күрсәтүе сәбәпле, без әлеге сынауларны лаеклы үттек. Ул безгә алга таба терлекчелек биналары һәм производство билгеләнешендәге башка объектларны, социаль объектлар төзүдә актив эш алып баруда ярдәм итте.

Кисада - күпер, Федоровкада башлангыч мәктәп, кибет, медпункт төзү, атлар фермасын капиталь ремонтлау - шундый объектларның беренчеләре булдылар. Ә Азат авылында йөз баш сыерга абзар төзелде, һәм Айшар токымлы таналар сатып алдык. Монда шулай ук медпунктны һәм китапханәне үз канаты астына алган клуб бинасы сафка басты, суүткәргеч суздык, кибет төзедек. Яңа Аксубайда терлекчелек биналарына капиталь ремонт ясалды, яңалары төзелде, урта мәктәп, спортзал, кибет файдалануга тапшырылды. Трактор паркында производство биналарыннан тыш, механизаторлар өе, ашханә төзедек, механизаторларны эшкә йөртү өчен автобус сатып алдык. Бер сүз белән әйткәндә, Моратшин җитәкчелек иткәндә колхозда барлык юнәлешләр буенча да тормыш кайный. Биредә механикалаштыру, терлекчелекне үстерү, авыл хуҗалыгын алып бару мәсьәләләре буенча район күләмендә генә түгел, ә республика дәрәҗәсендә дә семинарлар оештырыла.

Исмәгыйль Хәсәнович биографиясендәге алдагы ун ел хакимият органнарында хезмәт итүгә багышланган - 1988 елның ноябрендә КПСС район комитеты бюросы Карары белән аны Аксубай район советына райплан рәисе итеп күчерәләр, ә аннан соңгы ун елда ул район башлыгының икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары булып эшли. Биш ел лаеклы ялга чыгар алдыннан Исмәгыйль Хәсәнович җир комитеты рәисе булып хезмәт куя.
Исмәгыйль Моратшин, авыл хуҗалыгын җитәкләүче буларак, күптапкыр Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә, колхоз Советлары вәкилләренең Бөтенроссия җыелышларында катнаша, ХХХVIII Татарстан партиясе конференциясе делегаты була. Ветеран районның төрле өлкәләрендә фидакарь хезмәт куйганы өчен алган бүләкләрне санап бетергесез. Алар арасында "Лаеклы хезмәт өчен", "Хезмәт ветераны" медальләре, 2 класслы Баш дәүләт киңәшчесе дәрәҗәсе, җир төзү өлкәсендә куйган намуслы хезмәте өчен "Татарстанның мактаулы җир төзүчесе" исемнәре дә бар. Ветеран лаеклы ялда да кул кушырып утырмады - Аксубай районы башлыгы каршындагы Иҗтимагый Советны җитәкләде. Моратшин командасының, районның күп кенә хезмәтләре һәм бүлекчәләре эшчәнлегенә карата алынган шикаятьләр буенча актив эш алып барган чорны күпләр яхшы хәтерли. Аның әлеге өлкәдәге хезмәте Татарстан Дәүләт Советы исеменнән Рәхмәт хаты белән билгеләп үтелде.

-Әмма республика көнендә үзем хезмәт иткән район исеменнән Аксубай районының Мактаулы гражданины исеме бирелү минем өчен барлык бүләкләрдән дә өстен булды, - дип горурланып сөйли ветеран. - Минем буынга туры килгән кешеләр кебек, мин беркайчан да бүләкләр, мактау кәгазьләре турында хыялланмадым. Безне беренче чиратта - җәмгыять, шәхси тормыш икенче планда гына, дип тәрбияләделәр.
Сүз уңаеннан, Исмәгыйль Хәсәновичның биографиясендә хезмәт эшчәнлеге зур урын алып тора. Гаилә, өч баланы тәрбияләү, йорт мәшәкатьләре - барысы да аның тормыш иптәше Нәсимә Закировна җилкәсенә төшә. Моратшиннарның балалары тормышта лаеклы урыннарны билиләр, икесе Казан шәһәрендә яши, бер уллары Аксубайда банк җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев