Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хезмәт ветеранына 90 яшь

    Яңа Дума авылында гомер итүче Кыям Галәветдинов күптән түгел 90 яшен тутырды. Ветеранны юбилее белән котларга районнан делегация һәм җирле хөкүмәт вәкилләре килде. - Хөрмәтле Кыям Сәлах улы, район җитәкчелеге исеменнән юбилеегыз уңаеннан котлаулар кабул итегез! - дип мөрәҗәгать итте район башкарма комитеты җитәкчесенең финанс һәм милек белән идарә итү...

    Яңа Дума авылында гомер итүче Кыям Галәветдинов күптән түгел 90 яшен тутырды.

    Ветеранны юбилее белән котларга районнан делегация һәм җирле хөкүмәт вәкилләре килде.

    - Хөрмәтле Кыям Сәлах улы, район җитәкчелеге исеменнән юбилеегыз уңаеннан котлаулар кабул итегез! - дип мөрәҗәгать итте район башкарма комитеты җитәкчесенең финанс һәм милек белән идарә итү буенча беренче урынбасары Илшат Моратшин. - Сез сугыш һәм сугыштан соңгы чорда илебез, районыбыз үсеше өчен көчегездән килгәннең барысын да эшләдегез. Хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә исәнлек һәм иминлек телим!

    Район вәкиле РФ Президенты В.Путинның котлау хатын укыды, район исеменнән бүләкләр һәм күчтәнәчләр тапшырды. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров та аксакалны юбилее белән тәбрикләделәр.

    - Әти үзе дә гомер буена хезмәт куйды, безне дә эш сөяргә өйрәтеп үстерде, - дип сөйли кызы. - Ул хуҗалык алып баруда да, гаилә тормышында да безгә үрнәк булды.

    Кыям Сәлах улына канкойгыч сугышта катнашырга туры килмәсә дә, авырлыклар читләтеп үтми. 7 ел хезмәт иткәннән соң, өенә кайта. Гомер буена кырда тракторда, комбайнда эшли, гаиләдә барысы да җитеш булсын өчен иң авыр эшләрне башкара. Тормыш иптәше белән 5 кыз тәрбияләп үстерәләр. Хәләл җефете вафат булганнан соң, кызлары аңа терәк булып, җан җылыларын бүләк итеп торалар. Кышкы чорда шәһәрдә кызларында яши, инвалид кешегә фатирда уңайлырак. Ә җәй көннәрен туган авылында уздыра. Балалары әтиләрен хөрмәтләп тәрбияләп, үзләре үскән йортның учагын сакларга тырышалар.

    Шундый истәлекле көндә район җитәкчелеге белән очрашу юбилярның күңелен нечкәртте. Ул юбилейга килгәннәре өчен барысына да рәхмәт әйтте, үткән авыр заманнарны искә алып, яңа буынга тыныч тормыш, бәхет теләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: