Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хезмәт сөючән әбинең юбилее

    Рәкыя Галимҗан кызы Шәрифуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бәйрәм гаеплесе Такталы авылында туып үсә һәм хәзергесе көнгәчә монда яши. Кече яшьтән үк авыр хезмәт куя. Унөч яшендә яшьтәшләре белән урман әзерләү эшләрендә эшли. Сугыш елларында ТАССР актив тыл үзәгенә әйләнә. Үзагач та фронтка сугыш кирәк-яраклары кебек үк мөһим була....

    Рәкыя Галимҗан кызы Шәрифуллина 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Бәйрәм гаеплесе Такталы авылында туып үсә һәм хәзергесе көнгәчә монда яши. Кече яшьтән үк авыр хезмәт куя. Унөч яшендә яшьтәшләре белән урман әзерләү эшләрендә эшли. Сугыш елларында ТАССР актив тыл үзәгенә әйләнә. Үзагач та фронтка сугыш кирәк-яраклары кебек үк мөһим була. Сугыштан соң да Рәкыя Галимҗан кызы урман әзерләүдә 12 ел хезмәт куя.

    Ул - ачык күңелле, игелекле кеше. Юбилярны бәйрәме белән котларга килгән Такталы авылы старостасы Хәлим Әхмәтҗанов сөйләгәнчә, Рәкыя әби тормыш иптәше Нургаяз белән авылдашлары өчен үрнәк гаилә булалар.

    - Алар турында бер начар сүз дә әйтеп булмый, - дип ассызыклады авыл активисты. - Нургаяз абый механизатор булып эшләде. Тальян гармунын сузып җибәргәндә, без читтән генә кызыгып карап тора идек. Бервакыт ул мине янына дәшеп алып, уйный беләсеңме, дип сорады. Ә минем бик тә гармунны кулымда тотып карыйсы килгәнгә, беләм, дип җавап бирдем. Шулай итеп тиздән уйнарга да өйрәндем. Рәкыя апа һәр эштә өлге булды. Йортын да, гаиләсен дә алып барды, колхозда да хезмәт куйды, балаларына лаеклы тәрбия дә бирде.

    Урамнан кечкенә күренгән йортның эче иркен һәм уңайлы. Монда чәчәкләр һәм гөлләр, чисталык яратучы кеше яшәве күренеп тора. Шәрифуллиннарның бакчасы да җимеш бирә торган агачларга бай.

    Тормыш иптәше белән алар алты бала тәрбияләп үстергәннәр. 15 ел элек Нургаяз абый вафат булган. Хәзер Рәкыя Галимҗан кызы улы белән гомер итә. Кызлары һәм алты оныгы хәлен белеп, ярдәм итеп торалар.

    Юбилярны бәйрәме белән котларга район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин һәм Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина да килде. Россия Президенты В.Путинның котлау хатын укыганнан соң, кадерле кунаклар әбигә район җитәкчелегеннән хризантема чәчәкләре һәм күчтәнәчләр бүләк иттеләр.

    - Сезнең буын хезмәт сөючәнлек, эшкә җаваплы мөнәсәбәт белән аерылып тора, - дип мөрәҗәгать итте бәйрәм гаеплесенә Илшат Заһидуллин. - Озак еллар дәвамында сезнең колхозда намуслы хезмәт куеп, алдынгы хезмәтчән булуыгызны без барыбыз да яхшы беләбез. Сезгә исәнлек, якыннарыгыз һәм туганнарыгызның игътибар һәм хөрмәтен тоеп гомер итүегезне телим.

    Җавап итеп Рәкыя Галимҗан кызы кунакларга игътибар күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде һәм 95 яшьлек юбилейда да очрашырга язсын, дип теләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: