Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хезмәт һәм ватанпәрвәрлекне буыннар онытмаячак

    Иске Ибрай авылында озын гомерлеләр шактый. Районның социаль яклау бүлеге мәгълүматлары буенча быел гына да бу авылда 90-95 яшьлек 6 юбилярны хөрмәтләделәр. 95 яшен тутырган юбиляр - Нәкыя Вәлиәхмәт кызы Хәмәтшинаны котларга район җитәкчеләре килде. Район башлыгы Камил Гилманов бәйрәм табыны артында Россия Президенты Владимир Путин котлавын укыды. Камил Камал...

    Иске Ибрай авылында озын гомерлеләр шактый. Районның социаль яклау бүлеге мәгълүматлары буенча быел гына да бу авылда 90-95 яшьлек 6 юбилярны хөрмәтләделәр.

    95 яшен тутырган юбиляр - Нәкыя Вәлиәхмәт кызы Хәмәтшинаны котларга район җитәкчеләре килде. Район башлыгы Камил Гилманов бәйрәм табыны артында Россия Президенты Владимир Путин котлавын укыды. Камил Камал улы ак яулыклы әбигә бүләкләр һәм гөлләмә тапшырды.

    - Нәкыя Вәлиәхмәт кызы, Сез гомер юлыгызда күпне күргән кеше, тормыш юлыгыз авыр вакытларга туры килә. Тылда намуслы хезмәт куеп, Сез сугыштан соң Ватан, район, авылны алга җибәрдегез. Сезнең хезмәтне, ватанпәрвәрлекне әле бик күп буыннар истән чыгармас.

    Юбиляр әбине районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов та җылы тәбрикләделәр.

    Нәкыя Вәлиәхмәт кызы сөйләвенчә, ул Иске Ибрайда дөньяга килә, монда дүрт сыйныфны тәмамлый. Сугыш елларында фронтка киткән ирләр урынына да җигелеп эшләргә туры килә. Урман да хәзерли, җир дә казый. Фронтовик ире Хамәтнур белән авылда көч куеп яшиләр.

    Нәкыя әби бүгенге көндә улы Минәсхат һәм килене Гөлфия тәрбиясендә. Кызлары, онык-оныкчыклары һәрдаим кайтып, хәлен белеп торалар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: