Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хезмәт кешене бизи

    Һәрбер кеше авыл тормышының шәһәрнекеннән күпкә авыррак икәнен яхшы аңлый. Казанышларга ирешү өчен җиң сызганып эшләргә кирәк. Шулай булуга да карамастан, биредә хезмәт куеп яшәр өчен, шәһәрдән авылга кайтучы кешеләр дә бар. Мисалга, Пионер поселогыннан Зөфәр Гөбәйдуллин кебекләр. Бүген ул яңа, иркен йортта яши, зур хуҗалыгы көйләнгән, ике КамАЗы, җиңел...

    Һәрбер кеше авыл тормышының шәһәрнекеннән күпкә авыррак икәнен яхшы аңлый.

    Казанышларга ирешү өчен җиң сызганып эшләргә кирәк. Шулай булуга да карамастан, биредә хезмәт куеп яшәр өчен, шәһәрдән авылга кайтучы кешеләр дә бар. Мисалга, Пионер поселогыннан Зөфәр Гөбәйдуллин кебекләр.

    Бүген ул яңа, иркен йортта яши, зур хуҗалыгы көйләнгән, ике КамАЗы, җиңел машинасы бар. Аның җитеш тормыш белән яшәве күренеп тора. Әлбәттә инде, боларның барысын да ул үз тырышлыгы, үз куллары белән булдырган. Бу аның күп еллык тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Зөфәр Зәйнетдин улына күптән түгел 55 яшь тулды.

    - Күпләр, авылда яхшы яшәп булмый, уңайлыклар юк, диләр, - ди йорт хуҗасы. - Бу дөрес түгел. Яхшы яшәп була, ләкин моның өчен тырышырга, үзең өчен уңайлыкларны үзеңә булдырырга кирәк.

    Яшь чакта бәхетне читтән эзләгән. Түбән Кама шәһәрендә эшләгән, Самара өлкәсендә төзелеш бизнесы белән шөгельләнгән. Ул бу авылда туып үскән. Тормыш иптәше белән туган авылына 13 ел элек кайталар, яңа тормышны да яңа биттән башлап җибәргән. Әти-әнисеннән калган иске йортта яшиләр. Яңа йортка да әле ике ел элек кенә күчкәннәр. Тормышны көйләгән арада, олы уллары буй җитә язган, хәзер аңа 13 яшь, кечесенә - 3 яшь тулган.

    Боларның барысына да ирешү өчен 50 баш терлек асраганнар. Шундый зур хуҗалыкны максатчан, хезмәт яратучан һәм булдыклы кешеләр генә тота ала. Йорт хуҗасы йөк машинасында эшләгән, хезмәт хакы урынына маллары өчен азык алган. Бүген дә Гөбәйдуллиннар йорт тулы терлек асрыйлар - мөгезле эре терлектән кала тагын кош-корт һәм сарыклар да бихисап. Күп еллар инде район Сабантуе батырына призны алар бирә. Бу Зөфәр Гөбәйдуллин күрсәткән бердәнбер хәйрия гамәле түгел. Ул мәктәп укучыларының Биләргә баруында да иганәче булган, Сөнчәле урта мәктәбенә Белем көнендә бик күп бүләкләр алып килде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: