Аксубаево
  • Рус Тат
  • Хезмәт иткән чакларын искә алдылар

    Районда Варшава килешүе илләрендә хезмәт иткән элеккеге сугышчылар берләшмәсе актив эш алып бара. Бу кешеләрне уртак мәнфәгатьләр берләштерә. Элеккеге сугышчылар хәрби-патриотик чараларда катнашалар, укучылар белән очрашалар, әңгәмәләр уздыралар, өлкән сугышчылар буыны вәкилләренең өйләренә барып хәлләрен белешәләр. Күптән түгел Көнбатыш гаскәрләр төркеме ветераннар союзы җирле бүлегенең чираттагы утырышы узды. Анда алар...

    Районда Варшава килешүе илләрендә хезмәт иткән элеккеге сугышчылар берләшмәсе актив эш алып бара.

    Бу кешеләрне уртак мәнфәгатьләр берләштерә. Элеккеге сугышчылар хәрби-патриотик чараларда катнашалар, укучылар белән очрашалар, әңгәмәләр уздыралар, өлкән сугышчылар буыны вәкилләренең өйләренә барып хәлләрен белешәләр. Күптән түгел Көнбатыш гаскәрләр төркеме ветераннар союзы җирле бүлегенең чираттагы утырышы узды. Анда алар дөньядагы сәяси вакыйгалар турында фикер алыштылар, проблемалар турында сөйләштеләр. Очрашуны хәрби-кулланма спорт төре - пневматик винтовкадан ату ярышлары һәм Калашников автоматын сүтеп җыю дәвам итте.

    - Илебездән читтә Ватанга хезмәт иткән елларны искә алдык. Элеккеге солдатларның корал белән ничек эш итәргә кирәклеген онытмаулары безне шатландырды, - дип белдерде КГТ ветераны Георгий Мадюков. Ветераннарның очрашуы хәтер обелискы итәгенә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: