Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Гыймрановлар гаиләсе җир тетрәгәннән соң Ташкентны торгызырга ярдәм иткән

Иске Кыязлы авылында яшәүче Саимә Гыймранова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Аны котларга килгән район башлыгы Камил Гилманов Сәимә Хәбибулла кызына фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде . Ул юбилярга озын гомер, гаилә учагының җылысын теләп, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырды.

Күп балалы гаиләдә үскән Сәимә кечкенәдән үз хуҗалыгы кырларында хезмәт бәһәсен белеп үскән. Яшь чагында туган авылы Кызыл Таудан Мәскәүгә вербовка буенча төзелеш эшенә китә  һәм анда  Иске Кыязлы егетен очрата, өйләнешләр, беренче уллары Салихҗан  башкалада туган. Дүрт елдан соң авылга әйләнеп кайталар.

 Бер-бер артлы балалар туа, гаилә ишәя һәм ныгый. Гаиләдә төп тәрбия чыганагы булып өлкәннәргә хөрмәт һәм якыннарына ярдәм итү кала.Ташкентта җир тетрәгәч, йөзләгән административ бина җимерелүгә дучар ителгәч, сәүдә һәм җәмәгать туклануы объектлары, мәктәпләр, хастаханәләр, мәдәният йортлары ишелгәч, дистәләгән мең гаилә яшәү урынсыз калгач , әлеге гаилә җир тетрәүдән  торгызуда  ярдәм итү максатыннан Ташкентка барырга карар кылган.

- Без башкача эшли дә алмадык, кайгы безнең кебек үк гаиләләргә дә иреште,-диләр Гыймрановлар. – Анда балалар да, шәһәр дә теләсә нинди ярдәмгә мохтаҗ иде.

- Үзбәкстанга без февраль аенда 7 балалы  зур гаилә белән килдек ( олысы бу вакытта 10 нчы сыйныфны тәмамлый иде). Безнең бар булган әйберләребез - кием яки азык белән төенчекләр, кемнеңдер кулында бидон иде. Без кышкы киемнәрдән, киез итекләрдән  перронга чыккач,  Ташкент безне яңгыр белән каршы алды,-  дип сөйли кызы Халисә.

 Балалар әти-әниләренең кеше кайгысына битараф булмауларын күреп үсә. Балалары аларның уртак кайгыны җиңеп чыгу һәм яңа объектлар төзүдә тырышып эшләүләрен искә ала. Гаиләдә авырлыклардан беркайчан да курыкмаганнар, балаларны да  авырлыкларны һәрвакыт бергә, иңгә-иң куепҗиңәргә өйрәтәләр . 

Үзбәкстаннан соң алар Самара өлкәсенә күчеп  кайткан,  әниләре  сыер савучы булып эшли башлаган. Пенсиягә чыккач, Гыймрановлар Иске Кыязлы авылына  әйләнеп кайта. Балалар гаилә кордылар, оныклары туды. Гаилә советында да яңа йорт төзү турында карар кабул итәләр,бүген әлеге йортта  – Саимә Хәбибулла кызы тормыш иптәше Абдулла Гыйльфан улы белән бергә гомер кичерә. Гадәти көннәрдә дә,  бәйрәмнәрдә дә алар  20 оныгы һәм 25 оныкчыгын көтә һәм каршы ала. Ә юбилярның тагын иң кадерле кунаклары булып аның алты бертуганы  кала, аларның  иң өлкәненә – 92 яшь.

- Безнең тормыш мәгънәсе әти-әниләрнең үрнәк тормышы белән бәйле. Безнең өчен аларның киңәше, аларның ярдәме, догалар һәм хәер-фатихалары бик мөһим, - диләр балалары һәм оныклары. Алар чын күңелдән Аллаһы Тәгаләдән әти-әниләренең  туксан яшькә кадәр гомер итүләрен һәм  бергә гомер итүләренең  70 еллыгын да билгеләп үтәргә язса иде дип сорыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев