Гурьянов эскадроны дошман тылында көтмәгәндә пәйда була һәм югала
Дошман тылына һәр эләгү поезд шартлавы һәм «тел» әсирлеге белән тәмамлана.
1941 елның августында якташыбыз Михаил Гурьянов көрәшкән 32нче укчылар корпусының 371нче элемтә батальоны роталары Могилев-Рогачев районында дошман чолганышына эләгә. Корпус командованиесе радио буенча Смоленск урманнарына китәргә һәм Касплянск районының яшерен активы белән элемтәгә кереп, партизаннар отряды оештырырга боера.
Рота җирле халык кушылган отряд үзәгенә әйләнә. Отрядта кеше саны 1200гә җитә. Партизаннар дошман тылында диверсияләр ясыйлар, коммуникацяләрне, тере көчне юк итәләр.
1942 елның гыйнвар ахырында отрядка кораллар белән эшелоннар барган тимер юл станциясен тар-мар итәргә дигән боерык бирелә.
–Төнге сәгать икедә эскадронның өч төркеме станциягә юл тотты. Ике сәгатьтән операция тәмамланды, без командование борыгын үтәдек, – дигән язмалар калдырган Михаил Гурьянов. – Станцияне саклаучы көчне, очучылар белән эшелонны юк иттек, станция корылмаларын һәм юлларны шартлаттык.
1942 елның февралендә Михаил Гурьянов бүлек командиры сыйфатында Котовскийның партизаннар отрядына күчә. Соңрак эскадрон командованиесен кабул итә. Аның эскадроны һәрвакыт дошман тылында көтмәгәндә пәйда була һәм шулай ук кинәт юкка да чыга. Әмма бервакыт Сож елгасы янында чираттагы рейд вакытында Гурьяновның взводы башкисәрләр чолганышында кала. Дошман, су эчендә тар-мар итү өчен, җайдакларга елгага керергә комачауламаска була. Әмма көтелгәнчә килеп чыкмый! Командир үзенең взводы белән, Сож елгасы аша йөзеп чыгып, каршы ярда урнаша һәм калган сугышчыларга да елга аша чыгарга ярдәм итә ала. Бу шундый тиз килеп чыга ки, фашистлар сизми дә калалар. Дошман кире борыла.
1942 елның октябрендә отряд Жудилово станциясендә сугышлар алып бара. Дошман дзоты утка тотудан туктамый. Мондый минутларда Михаил Гурьянов аерым салкынлык һәм тәвәккәллек күрсәтә. Кул астындагыларга билгеләр белән урында калырга боерып, ул дзотка таба шуыша. Граната һәм пулемет ташлый. Бу юлы «тел» алу соңгы аккорд була – Михаил Гурьянов немец офицерын кулга ала. Бу кичтә станциядә хәрби техника, сугыш кирәк-яраклары белән ике эшалон һәм водакачка шартлап һавага оча. Безнең курку белмәс якташыбыз дошманның алты паровозын юк итүдә һәм биш эре күперне шартлатуда шәхси катнашкан.
Орлов-Курск дугасында барган сугышлар вакытында отрядка дошман тылында Ипуть елгасы аша кичүне кулга төшерү һәм аны совет гаскәрләре килгәнче тотарга боерык бирелгән була. Отряд бу йөкләмәне дә намус белән үти. Орлов-Курск дугасында канкойгыч сугышлардан соң Котовский отряды Кавалерия корпусы составына кушыла һәм сугыш юлын Көнбатышка таба дәвам итә.
Сугыштан соң якташыбыз кече ватаны – Савгач авылына кайта. Тыйнак авыл укытучысына өйләнә. Михаил һәм Любовь Гурьяновлар ике кыз – Наталья белән Олесяны тәрбияләп үстерәләр. Офицер, элеккеге эскадрон командиры Карл Маркс исемендәге колхозның җитәкчелек составына керә, зоотехник булып эшли. Соңрак Түбән Кама шәһәренә күченә һәм гаиләсе белән гомеренең соңгы көненә кадәр шунда яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев