Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гәрәев Рәшит Мәснәви улы

    Аксубай муниципаль районы башлыгының мобилизацияләү эшләре буенча ярдәмчесе, полковник Гәрәев Рәшит Мәснәви улы 63 нче яшендә вакытсыз арабыздан китте. Рәшит Гәрәев 1954 елда Үзбәкстан ССРның Ташкент шәһәрендә дөньяга килә. 1977 елда - Ташкент югары гомумгаскәрләр команда училищесын, 1987 елда Мәскәү Хәрби политик академиясен тәмамлый. Мотоукчылар гаскәрләрендә хезмәт итә. 32 ел...

    Аксубай муниципаль районы башлыгының мобилизацияләү эшләре буенча ярдәмчесе, полковник Гәрәев Рәшит Мәснәви улы 63 нче яшендә вакытсыз арабыздан китте.

    Рәшит Гәрәев 1954 елда Үзбәкстан ССРның Ташкент шәһәрендә дөньяга килә. 1977 елда - Ташкент югары гомумгаскәрләр команда училищесын, 1987 елда Мәскәү Хәрби политик академиясен тәмамлый. Мотоукчылар гаскәрләрендә хезмәт итә. 32 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлый. Гомумән алганда, әлеге еллар эчендә, рядовой хәрбидән полковник дәрәҗәсенә күтәрелеп, ун гарнизонны алмаштыра. 1979 елда Термезда торган дивизия составында, Әфганстан Демократик республикасы территориясенә беренчеләрдән булып керә һәм ике ел буена анда хәрби хәрәкәтләрдә, операцияләрдә катнаша. Взвод командиры Гәрәев солдатлар белән бергә күптапкырлар сугышка керә, "Батырлык өчен" медале белән бүләкләнә.

    Советлар Союзы таркалгач, Россиянең Кораллы Көчләре кыскартылганнан соң, 1995 елда Татарстанга кайта. Минзәлә районында хәрби комиссар, Татарстан хәрби комиссариаты бүлеге җитәкчесе булып эшли. Аксубай районы - ул хезмәт иткән соңгы урын. Биш елга якын - 1999 елның сентябреннән 2004 елның маена кадәр, полковник Гәрәев Аксубай районы хәрби комиссариатын җитәкләде.

    Лаеклы ялга киткәннән соң Рәшит Мәснәви улы районда мобилизацияләү эшләрен алып барды. Аксубай муниципаль районы Советында мобилизацияләү эшләре буенча район башлыгы ярдәмчесе булды.

    Районда үткәрелгән истәлекле даталарны, хәрби-патриотик кичәләрне, укучылар белән очрашуларны Рәшит Гәрәевтән башка күз алдына да китереп булмый - ул районның үсеп килүче буынын патриотик рухта тәрбияләүгә үзеннән зур өлеш кертте.

    Рәшит Мәснәви улы үзенең төп хезмәте - мобилизацияләү эшен дә уңышлы алып барды. Шулай булуга да карамастан һәрвакыт тыйнак, изге күңелле булып калды. Җиңү көне парады белән 17 ел командалык итте. Һәрвакыт төз гәүдәле, бер үк вакытта таләпчән һәм аталарча киң күңелле булган хәрбигә районның барлык малайлары тигезләшергә тырышты. Гәрәевнең ике улы, аларның икесе дә башта Казан Суворов училищесын, аннан соң әтиләре белем алган Мәскәү Хәрби Академиясен тәмамлаганнар.

    Ачык күңеллелек һәм һәрвакыт ярдәм кулы сузарга тырышу - Рәшит Мәснәви улына хас төп сыйфатлар иде. "Мин тумышым белән Совет Армиясеннән", дип әйтергә яраткан хәрби хезмәткәрне Аксубай районы нәкъ менә шулай истә калдырачак.

    Рәшит Мәснәви улы Гәрәев турындагы якты истәлек безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: