Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган

Мәгариф ветераны Галина Пескарева туксан яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул мөгаллимлек һөнәренә юлны Аксубай педагогика училищесында башлаган буын кешесе. Бариннар Енорускиносында туып-үскән кыз педагогия училищесына укырга кергәндә Бөек Ватан сугышы бара торган булган.

Сугыш чоры студентларының нинди авыр шартларда белем алуын күз алдына да китереп булмый. Максатка омтылган яшьләргә үзләре хыялланган һөнәрне үзләштерүдә авырлыклар, ачлык-ялангачлык та киртә була алмый. Алар озак көтелгән Җиңүнең барыбер киләсенә, бәхетле тормыш башланасына бөтен күңелләре белән ышаналар. Һәм бу ышаныч аларга көч бирә.

1946 елда Аксубай педучилищесын уңышлы гына тәмамлап, хезмәт юлын күрше Удель Енорускиносында укытучылык эшеннән башлый. Эшли һәм Казан пединститутында читтән торып белем ала. Югары белемле булгач Чуаш Енорускиносы мәктәбендә тарих һәм биология фәннәрен укыта башлый.

1954 елда Аксубайга күчә – Ким башлангыч мәктәбендә, аннары лаеклы ялга киткәнчегә кадәр 1 нче Аксубай мәктәбендә мөгаллимлек итә. Аксубайлылар буыны аның дәресләрен бүген дә үз тормышларындагы иң кызыклы мизгелләр буларак искә алалар.

Юбилей көнне Пескаревлар өе кунаклардан гөр килде. Балалары һәм оныклары, якыннары Галина Трофимовнаны туксан яшьлек юбилее белән ихластан котладылар. Педагогика ветеранын олы юбилее белән тәбрикләргә рәсми делегация дә килде.

– Сезнең педагогика тармагында куйган намуслы хезмәтегез иң югары дәрәҗәгә лаек, – диде район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов. – Район үсешенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Сезне чын күңелемнән гомер бәйрәмегез белән котлыйм, ныклы исәнлек, тагын озак елларга җитәрлек дәрт, иминлек телим.

Ул хезмәт ветеранына РФ Президенты Владимир Путинның котлау хатын ирештерде, район исеменнән гөлләмә, бүләкләр тапшырды. Галина Пескареваны район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева, шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Кононов җылы тәбрикләделәр, исәнлек, матур картлык теләделәр.

Алар ире Анатолий Михайлович белән илле елдан артык гомер кичергәннәр. Тормыш иптәше үзе турында якты эз калдырган: Бөек Ватан сугышыннан Җиңү белән кайтып, район иминлеге өчен хезмәт куйган. Район үзәгендә барлык төп биналар аның катнашында төзелгән. 

Пескаревлар бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Балалары башка һөнәрләрне сайлаганнар, ә оныгы Марина әбисе сукмагыннан киткән. Ул Аксубайның 3 нче мәктәбендә уку-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшли, әбисе кебек һөнәренә тугры.

– Әбием белән бабамның хезмәт юлы, аларның тормышка, әйләнә-тирә дөньяга карашы – без, яшь буын өчен үрнәк, – дип уртаклашты Марина Юрьевна. – Алар без, оныклары тыныч, матур тормышта яшәсен өчен тырышканнар, аларның эшен лаеклы дәвам итү безнең бурыч.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев