Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гомере Хезмәттә үтә

    Аксубайда гомер кичерүче Антонида Николаевна Соловьева Төмән якларында дөньяга килә һәм шуңадыр да ул себер халкына хас булганча, ныклы исәнлекле. Антонинаның гаиләсе, ачлыктан котылырга теләп, егерменче елларда Себер якларына юл ала. Ә инде төпчекләре Тонячка дөньяга килгәч, туган авыллары Никольскоега кайтырга булалар. Сугыш елларында Антонида тракторда прицепщик булып эшли. Кайчакта...

    Аксубайда гомер кичерүче Антонида Николаевна Соловьева Төмән якларында дөньяга килә һәм шуңадыр да ул себер халкына хас булганча, ныклы исәнлекле.


    Антонинаның гаиләсе, ачлыктан котылырга теләп, егерменче елларда Себер якларына юл ала. Ә инде төпчекләре Тонячка дөньяга килгәч, туган авыллары Никольскоега кайтырга булалар.

    Сугыш елларында Антонида тракторда прицепщик булып эшли. Кайчакта аны ашханәгә булышырга чакыралар. Шул чакта пешекче һөнәрен үзләштерә.

    - Мин, Аксубайда тегү цехында эшләгәндә, Николай Соловьев белән таныштым, - дип искә ала ветеран. - Ул миңа бер күрүдән гашыйк булды һәм кияүгә чыгарга тәкъдим ясады.

    Алар өйләнешәләр һәм иренең гаиләсе яшәгән Кәкре Күл авылына күчеп китәләр. Николай Петрович гомере буена трактор руле артыннан төшми. Антонида Николаевна стационар-хастаханәдә кием-салым, урын-җир әйберләре биреп торучы, аннан соң пешекче булып эшли. Ике кыз үсеп буй җитә, алар үз гаиләләрен корып район үзәгенә күчәләр. Өлкән Соловьевлар да Аксубайга яшәргә киләләр. 2002 елда "Тузган торак" программасы буенча фатир алалар. Хәзер Антонида Николаевна ялгызы яши. Кызлары һәр көнне килеп хәлен белеп торалар. Аңа туксан яшь тулган көнне тәбрикләргә һәм бүләкләр тапшырырга район башлыгы Камил Гилманов та килде. - Сез үзегезне аямыйча, көнне төнгә ялгап хезмәт куйгансыз. Хезмәт батырлыгыгыз өчен сезнең алда баш иям, - дип әйтте Камил Камалович һәм аңа ныклы сәламәтлек, озын гомер теләп, бүләкләр, чәчәк бәйләме тапшырды.

    Юбиляр әбинең дүрт оныгы һәм дүрт оныкчыгы бар. Кызганыч, әмма бу истәлекле датага аларның барысы да кайта алмаган, тик берсе дә якын кешесен игътибарсыз калдырмаган, бүләкләр һәм тәбрикләүләр хәстәрен алдан ук күргән.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: