Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Гомер көзендә бәхеткә төренеп

Иске Ильдеряк авылында гомер кичерүче Глазковлар йортына иртәдән үк кешеләр җыела башлады. Сәбәбе исә шатлыклы вакыйга иде. Авылның һәм Глазковлар нәселенең иң өлкән кешесе - Нина Василий кызына 90 яшь тулды. Район вәкилләре килгәндә, йорт кунаклар белән тулган иде: юбилярның уллары, кызлары, кияү-киленнәре, оныклары, оныкларының балалары. Нина ханым өчен бу...

Иске Ильдеряк авылында гомер кичерүче Глазковлар йортына иртәдән үк кешеләр җыела башлады.


Сәбәбе исә шатлыклы вакыйга иде. Авылның һәм Глазковлар нәселенең иң өлкән кешесе - Нина Василий кызына 90 яшь тулды. Район вәкилләре килгәндә, йорт кунаклар белән тулган иде: юбилярның уллары, кызлары, кияү-киленнәре, оныклары, оныкларының балалары. Нина ханым өчен бу гомерендәге иң бәхетле мизгелләрнең берсе булгандыр, мөгаен.

Район башлыгы урынбасары Юныс Хамидуллин хезмәт ветеранын олы юбилее белән тәбрикләп, чәчәкләр бүләк итте. Россия президентының Котлау хатын укыды һәм күчтәнәчләр, бүләк тапшырды. Халыкны социаль яклау бүлеге консультанты Елена Золина үзенең ихлас котлау сүзләрен ирештерде, Иске Ильдеряк җирле үзидарә башлыгы Валерий Альметкин авылдашын юбилее белән котлап, бүләк бирде.

Балалары һәм оныклары Нина Глазкованың нинди катлаулы тормыш юлы узганын яхшы беләләр. Бүгенге көндә ул якыннарының җылы мөнәсәбәтен һәм игътибарын тоеп яши. Бары бер генә кайгысы бар - ярты ел элек күзләре күрми башлаган.
-1941 елда әнине фронтка чакырып алалар. Аңа нибары 17 яшь була. Ләкин юлда барганда ул нык авырып китә һәм аны кире кайтарып җибәрәләр. Соңрак аны окоп казу эшләренә озаталар,-дип сөйләде безгә кече улы.

Авылга кайткач, аны колхозда бригадир итеп билгелиләр. Авыл җирлегендә яшәүчеләргә хас булганча, ул чөгендер дә эшкәрткән, берара бозау караучы булып та эшләгән. Гомере буе колхозда хезмәт куйган, пенсиягә чыккач та эшләвен дәвам иткән.
Нина ханым алты баланы берүзе тәрбияләп үстергән. Ире иртә вафат булган. Кечкенә малаена ул чакта нибары биш яшь кенә булган. Ул вакытта тормыш бик авыр булган, әмма Нина ханым бирешә торганнардан түгел. Балаларын да максатларына үз тырышлыклары белән ирешергә өйрәткән.

Гомер көзендә тыл ветераны үзенең тәрбия җимешләренең рәхәтен күрә. Авылдагы гадәт буенча, ул кече улының гаиләсендә яши. Яңа йортны алар үз нигезләренә корганнар. Олы улы янәшәдә генә яши. Кызы - Иске Савруш авылында тора, башка балалары читкә китеп урнашкан. Балалары һәм оныкларының тормышлары бөтен. Гаилә учагы аны үзенең җылысы белән төрле кайгылырдан, салкыннардан аралап килә. Әйләнә-тирәдәге дөньяны үз күзләре белән күрә алмаса да, якыннары, туганнары арасында ул бәхетле һәм тыныч картлык кичерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев