Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гомер буена – руль артында

    Шәрбән авылында яшәүче Минәхмәт Ибляминовның ничәмә-ничә гектар җир сөргәнен, ничәмә-ничә йөз чакрым юл үткәнен төгәл генә исәпләп чыгару мөмкин түгел. Ул гомер буена трактор руле артында хезмәт куйган. - 1961 елда армиядән кайткач Аксубай СХТда механизаторлар курсын тәмамладым һәм шуннан соң техникадан бер дә аерылмадым, - дип бүлеште Минәхмәт Вәли...

    Шәрбән авылында яшәүче Минәхмәт Ибляминовның ничәмә-ничә гектар җир сөргәнен, ничәмә-ничә йөз чакрым юл үткәнен төгәл генә исәпләп чыгару мөмкин түгел.

    Ул гомер буена трактор руле артында хезмәт куйган.

    - 1961 елда армиядән кайткач Аксубай СХТда механизаторлар курсын тәмамладым һәм шуннан соң техникадан бер дә аерылмадым, - дип бүлеште Минәхмәт Вәли улы.

    Яшь белгечне колхозда колач җәеп каршы алалар. Тиздән өйләнеп тә куя. Хатыны Әминә төрле эшләрдә эшли.

    Авыл кешесенең иртәсе кояш чыкканчы башланып, шәфәкъ батканчы дәвам итә. Минәхмәт абый да иртәнге сәгать 4тән торып тракторын кабызып, Төрнәчегә барда алырга яки Нурлатка чөгендер түбе артыннан рейска чыгып китә. Чиратлар озын булганга, иртә таңнан торырга кирәк була, соңга калдың исә, көнең заводта үтә.

    Ул вакытта зур төзелешләр башлана. Шәрбәндә клуб, дуңгыз фермасы төзүгә керешәләр. Әлбәттә инде, механизаторлардан башка эш бармый. Минәхмәт Вәли улы нигез ташлары ташу белән мәшгуль була. Ә кыр эшләре башлану белән басуга ашыга. Намуслы хезмәте өчен ул ТАССР Югары Советы Президиумыннан, район комитетыннан, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән, "Большевик" һәм "Октябрь" колхозлары исеменнән бихисап Мактау грамоталары белән бүләкләнә. "Социалистик ярыш җиңүчесе", "Коммунистик хезмәт ударнигы" билгеләренә, "Фидакарь хезмәт өчен" медаленә ия була. Уллары да аның эзеннән киткән - икесе машина йөртүче һөнәрен сайлаганнар, берсе техника ремонтлау белән шөгыльләнә. Кызлары җәмәгать туклануы тармагында хезмәт куялар. 1997 елда хәләл җефете бакыйлыкка күчә. Минәхмәт абый ялгызы гына яши.

    - Зур хуҗалык тота идем, хәзер көчем җитми, корт-кош кына калды, - ди 78 яшьлек ветеран.

    Язгы кыр эшләре башлануга да күп калмады. Механизатор кырларга күз ташлап, эшләгән елларын сагынып искә ала.

    - Эшкәртелгән кырларга карап күңел сөенә, - ди Минәхмәт абый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: