Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Герой-анага – 90 яшь

Иске Ибрай авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Рабига Габетдин кызы Хәлиуллина тугызынчы дистәне тутырды. Матур гадәт буенча бәйрәм гаеплесен туган көне белән тәбрикләргә, Президент Владимир Путинның котлау хатын шәхсән ирештерергә һәм бүләкләр тапшырырга Ибрай авылына район башлыгы Камил Гилманов үзенең урынбасары Илшат Заһидуллин белән бергә килде. Рабига...

Иске Ибрай авылында гомер итүче тыл хезмәтчәне һәм хезмәт ветераны Рабига Габетдин кызы Хәлиуллина тугызынчы дистәне тутырды.
Матур гадәт буенча бәйрәм гаеплесен туган көне белән тәбрикләргә, Президент Владимир Путинның котлау хатын шәхсән ирештерергә һәм бүләкләр тапшырырга Ибрай авылына район башлыгы Камил Гилманов үзенең урынбасары Илшат Заһидуллин белән бергә килде. Рабига Габетдин кызы кунакларны шатланып каршы алды, игътибарлары өчен рәхмәт укыды, тормыш юлы турында сөйләде, табын артында җыелган якыннары белән таныштырды.
Юбиляр әби узган елның 50 нче елларында ире белән төзегән йортта кызы Рәйханә һәм оныгы Айрат белән гомер итә. Ире Нигмәтулла сугыш ветераны булган.
- Ул бик гыйлемле, тапкыр кеше иде, - дип сөйләде аның турында Рабига әби. - Райпода баш бухгалтер булып эшләде.
Алар бергә 40 ел гомер итәләр, ун бала тәрбияләп үстерәләр. Ә балалары хуҗалыкның төрле тармакларында уңышларга ирешкән кешеләр. Өчесе туган авылларында төпләнеп калганнар. Рабига Габетдин кызын ана даны медале белән КПССның Татарстан өлкә комитеты беренче секретаре Фикрәт Табиев бүләкләгән.
Юбиляр - сугыш көйдергән чор баласы. Ул колхозда төрле эшләрдә эшли. Алар "Барысы да фронт өчен, барысы да Җиңү өчен!" дигән лозунг астында хезмәт куялар.
Рабига Габетдин кызы - бик актив. Ул барлык вакыйгалар белән дә таныш, гәзит тә укый, намазын да калдырмый. Әби балаларының, 21 оныгы һәм 27 оныкчыгының игътибар һәм кайгыртуын тоеп яши. Юбиляр әби тормыштан канәгать, ул кунакларның барысына да сәламәтлек, озын гомер һәм, иң мөһиме, тыныч күк йөзе теләде.
Район башлыгы Камил Гилманов, бүләкләр өләшеп, озын гомерле әбинең үткен сүзле, яхшы зиһенле булын да билгеләп үтте. Ул юбилярга ныклы исәнлек, иминлек, күңел көрлеге, яхшы кәеф теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев