Аксубаево
  • Рус Тат
  • Генерал-майор Сәетгәрәй Гайфетдинов

    Советлар Союзының коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләте совет власте елларында бик күп хәрби талантларны тәрбияләп үстерде. Якташыбыз генерал-майор Сәетгәрәй Гайфетдин улы Гайфетдинов - татар халкының чын ватанпәрвәре. Ул 1900 елда Аксубай районының Такталы авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Сәетгәрәй Гайфетдин улына бала чагыннан ук үзе турында үзенә кайгыртырга туры...

    Советлар Союзының коммунистлар партиясе һәм Совет дәүләте совет власте елларында бик күп хәрби талантларны тәрбияләп үстерде.

    Якташыбыз генерал-майор Сәетгәрәй Гайфетдин улы Гайфетдинов - татар халкының чын ватанпәрвәре.

    Ул 1900 елда Аксубай районының Такталы авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Сәетгәрәй Гайфетдин улына бала чагыннан ук үзе турында үзенә кайгыртырга туры килә.

    Гаиләсенә ярдәм итү өчен 12 яшеннән Оренбург шәһәрендә он тарттыру, аннары кирпеч заводларында хезмәт куя. Туган авылына әйләнеп кайткач җирле бай - Садыйкта батрак булып эшләргә мәҗбүр була.

    1917 елда үзе теләп Совет Гвардиясе сафларына языла. 1917-1919 елларда Сызрань партизаннар полкы, Оренбург мөселманнар полкы сафларында хезмәт куя. Бузулук һәм Оренбург шәһәрләрендә атаман Дутов банда-төркемнәрен тар-мар итүдә катнаша.

    1920 елда Сәетгәрәй Гайфетдиновны Кызыл командирлар мәктәбенә укырга җибәрәләр, аны тәмамлагач ул 10нчы Төрекмәнстан укчылар полкында рота командиры булып хезмәт итә, басмачылар отрядына каршы көрәшә.

    1932-1936 елларда М.В. Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә белем ала. Академияне уңышлы тәмамлап, укчылар полкы командиры, ныгытылган район командиры, мотоукчылар дивизиясе штабы начальнигы булып хезмәт итә, В.И. Ленин исемендәге академия кафедрасында белем бирә.

    Бөек Ватан сугышы башлангач Сәетгәрәй Гайфетдинов Төньяк-Көнбатыш фронтында 245 нче укчылар дивизиясе командиры итеп билгеләнә. 1942 елда шул ук фронтның 91 нче кыр ныгытма районы начальнигы итеп күчерелә. Тиздән оештырылган берләшмә дошманга каршы канкойгыч көрәш алып бара. 1943 елда Ильмень-Селигер юнәлешендә Демьянск крепостен азат итүдә катнаша. Бу бәрелешләрдә 302 нче торак пункт һәм Демьянск шәһәре фашист илбасарларыннан азат ителә.

    1944 елның декабрендә 91 нче кыр ныгытма районы 2 нче Белоруссия фронты составында көрәшә, Белоруссия һәм Польша территорияләрен немец гаскәрләреннән азат итүдә катнаша. Фашистлар өненә кадәр барып җитә. Мазурск сазлыгында Грудзянд крепость-шәһәрен алган өчен 91 нче кыр ныгытма районына Мазурск исеме бирелә.

    1945 елның 11 июлендә СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Сәетгәрәй Гайфетдин улы Гайфетдиновка генерал-майор исеме бирлә.

    Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамлангач генерал-майор Сәетгәрәй Гайфетдинов Советлар Союзы Кораллы Көчләр сафларына хәрби кадрлар хәзерләүдә хезмәт куя, М.В. Фрунзе исемендәге Хәрби академиянең хәрби-тарихи факультеты курсларында өлкән мөгаллим була, аннан соң - факультетны җитәкли.

    Сәетгәрәй Гайфетдинов хәрби орденнар, дүрт Хәрби Кызыл Байрак ордены, 3 нче дәрәҗә "Крест Грюнвальда" ордены, күпсанлы медальләр белән бүләкләнгән.

    Генерал-майор Гайфетдинов 1953 елның 1 февралендә Мәскәү шәһәрендә вафат булган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: