Аксубаево
  • Рус Тат
  • Гаиләне бергә җыйган сөенечле вакыйга

    Яңаибрайлы Әхмәдулла Гафиятуллин - картлыгын туган нигезендә, якыннары янәшәсендә каршы алу бәхете елмайган фронтовикларның берсе. Күптән түгел ул 90 яшен тутырды. Ветеранны әлеге истәлекле вакыйга белән тәбрикләргә район җитәкчелеге вәкилләре килде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин Әхмәдулла Сөнгат улын юбилее белән ихластан котлап, РФ Президенты Путинның өлкән яшьтәгеләргә юллаган...

    Яңаибрайлы Әхмәдулла Гафиятуллин - картлыгын туган нигезендә, якыннары янәшәсендә каршы алу бәхете елмайган фронтовикларның берсе.

    Күптән түгел ул 90 яшен тутырды. Ветеранны әлеге истәлекле вакыйга белән тәбрикләргә район җитәкчелеге вәкилләре килде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илшат Моратшин Әхмәдулла Сөнгат улын юбилее белән ихластан котлап, РФ Президенты Путинның өлкән яшьтәгеләргә юллаган котлау хатын ирештерде, район исеменнән гөлләмә һәм бүләкләр бирде. Социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров тә йорт хуҗасын 90 яшь тулган көне белән чын күңелләреннән котладылар. Ветеранның якыннары - балалары һәм оныклары, авылдашлары әлеге күркәм вакыйга шаһиты булдылар.

    Аның тормыш юлы кечкенәдән үк авыр һәм катлаулы була. Алты яшендә әтисез кала. Әнисе Миңнеруй балаларын ачлык тырнагыннан алып калу өчен бөтен көчен бирә. 17 яшендә фронтка китә. Бу вакытта инде безнең ил халкы ике ел дошманга каршы көрәшкән була. Ул саперлар батальонына эләгә. Польшаны, көнбатыш дәүләтләрне азат итүдә катнаша. Ибрай егетенә ниләр генә күрергә, кичерергә туры килми. Ике тапкыр авыр яралана, әмма исән кала.

    Әхмәдулла Сөнгат улы өенә 1947 елда гына кайта. Гаилә корып җибәрә. Тормыш юлдашы белән ун балага гомер бирәләр, аларны үстереп, тормыш юлына бастыралар. Зур гаиләне барысы белән тәэмин итү өчен тир түгеп эшләргә кирәк була. Бүген тормыш иптәше дә янәшәсендә юк, алты баласы да бакыйлыкка күчкән. Ветеранны килене Гөлсирин, оныклары Гөлназ белән Сәрия карап, тәрбияләп торалар. Әхмәдулла Сөнгат улы якыннарыннан ихлас тәбрикләүләр кабул итте. Зур гаилә истәлекле юбилейны ихлас сөенеч белән билгеләп үтте.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: