Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

ГАИЛӘ – ТӨП КЫЙММӘТ

Яңа Ибрай авыл советын озак еллар җитәкләгән Чулпан Батыршинны акыл иясе һәм аяклы тарих дип авыз тутырып әйтергә була. Батырлар нәселеннән Батыршиннар өендә күпсанлы китаплар, архив документлары, фотографияләр саклана, монда гаилә тарихына үтә сакчыл якын киләләр, үзләренең сигез буын әби-бабаларына кадәр яхшы беләләр. Аларның нәселе, кайбер чыганаклар буенча, Екатерина II...

Яңа Ибрай авыл советын озак еллар җитәкләгән Чулпан Батыршинны акыл иясе һәм аяклы тарих дип авыз тутырып әйтергә була.

Батырлар нәселеннән

Батыршиннар өендә күпсанлы китаплар, архив документлары, фотографияләр саклана, монда гаилә тарихына үтә сакчыл якын киләләр, үзләренең сигез буын әби-бабаларына кадәр яхшы беләләр. Аларның нәселе, кайбер чыганаклар буенча, Екатерина II вакытында восстания җитәкчесе булган, татарларны көчләп чукындыруга каршы чыккан Батыршадан килеп чыккан. Чулпан Батыршинның әтисе - Габдулла авылда абруйлы кеше була, ул гомере буена укытучы булып эшли, 1934 елда Ибрай авылына күрше булган Иске Кади авылы мәктәбе директоры итеп билгеләнә. Сугыш халык өчен әче сынау була. Шуның өстенә 1941 елның җәендә авылда янгын чыга.

-Саламнан ябылган өй түбәсе, җил белән каерылып, икенче йорт түбәсенә килеп төшеп, янгынны көчәйтә генә барды, - дип сөйли Чулпан Габдуллович. - Бу вакытта әти, авыл кешеләре белән берлектә мәктәп кирәк-яракларын янгыннан саклап калырга тырышты, бездән өлкәнрәкләр ялкын телләренә каршы көрәште, ә безнең кебек бала-чагалар, куркудан елга янындагы болында басып тордык. Шулай итеп без йортсыз калдык. Әлбәттә инде, тиздән безгә ярдәм иттеләр, башка торак бирделәр. 1943 елда әти фронтка китте.

- Без яшәгән йортта бик күп халык җыелды, - дип искә ала Чулпан ага, - әти бер кулы белән тугыз айлык нәни Люция йоклаган бишекне тирбәтә, ә икенче кулы белән безнең - дүрт баласының башыннан сыйпап, вакыт җиткәндер инде, дип кабатлады. Безнең йорт капкасы төбенә сугышка китүчеләр төялгән арба килеп туктады гына, алар тоткан әләмнең тоткасы сынды. Бар халык: "Бу, мөгаен, өенә кире әйләнеп кайтмас", - дип ах орды.

Шулай булып чыга да.

Җиңү турында приютта булганда ишетә

Тиздән өлкән абыйсы Рафаэль хәрби училищега чакырыла. Өлкән апасы Гөлнур Чистай авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә. Алар гаиләнең төп терәге булалар да инде. Гаиләдә иң ябыгы булган Чулпанны, Лашманда приют директоры булып эшләүче агасы, Фатыймага да җиңел булыр, малайның да тамагы тук булыр, дип үз янына ала.

-Әле дә хәтеремдә, укытучы дәрестә тактага нидер яза, ә безнең корсакта бүреләр улый диярсең, - дип елмаеп искә ала Чулпан әфәнде. - Җиңү турында ишеткәч, барлык авырлыклар да артта калды, тамак та ач булмас, солдатлар туган йортларына әйләнеп кайтырлар, ятимнәр бетәр дип уйладык...

Безнең башлар

төрлесен күрде

1945 елда приютны ябалар, 1946 елда гаилә туган авылы Яңа Ибрайга кайта. Әнисенең апасы Чулпанны үзе белән Пермьга лаып китә. Анда ул бер ел шәһәр мәктәбендә укый.

- Шәһәр балалары минем кебек авылдан килүчеләрне өнәп бетермиләр иде. Баштан укытучы безне капка төбенә, аннан соң урамга кадәр озатып йөрде. Әмма алар безне бервакыт барыбер саклап торганнар, - дип сөйләде Чулпан ага. - Колгадай озын буйлы бер малай пычак тартып чыгарды. Мин куркуданмы, ачуым килепме, анысын хәтерләмим, фанер сумка белән башына бирдем. Ул егылды, калганнары качтылар. Шуннан соң безне эзәрлекләүче булмады.

Туган ягына кайткач Чулпан баштан җирле мәктәпне, аннан соң Иске Ибрай авылында урта мәктәпне тәмамлый. 1954 нче елда кораллы көчләр сафына чакырыла, Кара диңгез флотына эләгә. Монда да тарихи вакыйгалар аны читләтеп үтми.

Никита Хрущевның Югославиягә сәфәрендә дә Батыршинның катнашы була. Ул вакытта американлылар, албанлылар һәм болгарлар белән төшкән фотосурәтләр истәлек булып саклана. Уяу матроска Хабаровскта, Стамбулда, Югославиядә, Албаниядә һәм Болгариядә булырга туры килә.

Авылга кайткач, колхозда эшли башлый. Әнисе Фатыйма каты авырып китә. Табиблар яман шеш авыруын куялар. Гаилә өчен бу көтелмәгән хәл була. Фатыйма 55 яшендә якты дөньядан китә. Чулпан ага шуннан бирле әниләргә багышланган җырларны күз яшьләрсез тыңлый алмый.

Хезмәт чоры

1959 елда Чулпан Габдулла улын авыл Советы секретаре итеп сайлыйлар. Аннан соң ул аның рәисе була. Мәктәптә балаларга белем бирә, колхоз рәисе урынбасары, парторг, башкарма комитет рәисе булып хезмәт куя. Һәм һәрвакытта да вакыйгалар эчендә кайный. Ул җитәкче булып эшләгән елларда колхоз республикада алдынгылар рәтендә була, авылда балалар бакчасы төзелә, иске мәктәп бинасында көнкүреш хезмәте күрсәтү комплексы оеша. Административ һәм экология комиссияләре, җәмәгать тәртибен саклау буенча ирекле дружина, хатын-кызлар советы эшли башлый. Хезмәт ветеранының министрлыктан, ведомстволардан бирелгән Мактау кәгазьләре, ДОСААФ өлкә комитеты һәм мәгариф бүлеге исеменнән тапшырылган Рәхмәт хатлары бихисап.

- Без аны өйдә бик сирәк күрә идек, - дип сөйли хатыны Венера Хөснелгата кызы. - Гаиләдә җәнҗал чыкса да, тукмаклашу булса да һәрвакыт аны чакыралар иде. Ә сайлаулар вакытында (Чулпан Габдуллович сайлау комиссиясенең алыштыргысыз рәисе була) бөтенләй дә икешәр тәүлек өйгә кайта алмый иде.

Венера Хөснелгатовна аның ышанычлы терәге була. Алар бергә 54 ел гомер кичерәләр. Биш бала тәрбияләп үстергәннәр, балалары да абруйлы кешеләр, әтиләре үрнәгендә алар өчен дә гаилә беренче урында. Батыршиннар гаиләсе башлыгының юбилеена тугыз оныклары һәм оныкчыклары да бергә җыелачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев