Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Гаилә бәхетен тоеп яши

Рус Кармәте авылында яшәүче Гәүһәр Нурхамәтовага 90 яшь тулды. Ветеранны юбилее белән котларга алар өенә рәсми затлар килде.

Яңа Кармәт авыл җирлеге башлыгы Илнур Шакиров Гәүһәр Галиәскәр кызын истәлекле көне белән котлады. Ул аңа Рәхмәт хаты тапшырды. Анда болай диелгән: «Сезнең хезмәт юлыгыз - үз халкына фидакарь хезмәт итү, кешеләргә файда китерергә,

Ватан хакына игелекле эшләр кылырга омтылуга багышланган. Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, якыннарыгызның игътибарын һәм ярдәмен, иртәгесе көнгә ышаныч тоеп тагын озак еллар яшәвегезне телим». Муниципаль берәмлек җитәкчесе ветеранга чәчәк бәйләме, бүләк һәм күчтәнәчләр тапшырды. Тантана сәбәпчесе мондый игътибарга әзер түгел иде, ул кунакларга рәхмәтен белдерде.

– Рәхмәт, кадерле дусларым! Миңа туксан яшькә кадәр яшәргә һәм мондый хөрмәтне күрергә насыйп булды. Сезгә дә сәламәтлек, лаеклы яхшы тормышлар телим, – диде ул. 

Рус Кармәте авылында Гәүһәр Нурхамәтова туксанынчы елларда яши башлый. Моңа кадәр Нурлат районының Төрнәс авылында гомер итә. Язмыш аңа бик катлаулы, фаҗигале тормыш язган. Ул кечкенәдән колхозда эшли башлый, яшьтәшләре кебек үк, басуда уңыш җыя. Аз гына үсеп җиткәч урман әзерләү эшләренә җибәрәләр.

Соңыннан Гәүһәр апа озак еллар сыер савучы булып эшли. Ун ел терлекчелектә эшләп пенсиягә чыга. Кызганычка каршы, беренче гаиләсе белән рәхәтләнеп яшәргә насыйп булмый аңа: ирен һәм бердәнбер баласын җирли. Тол хатын булып, язмышына сабыр итеп яшәгәндә, Рус Кармәтенең элеккеге колхоз шоферы, үзе дә толлык ачысын татыган Мөбәрәкҗан Минебаев язмышларын берләштерергә тәкъдим иткән.

Бер-берсе белән килешкәч, Мөбәрәкҗан абыйның балалары да әтиләренең яңа хатынын яхшы кабул итәләр. Алар бер-берсенә терәк булып, бүгенге көнгә кадәр тату яшиләр, балаларын һәм оныкларын, гаилә башлыгының туганнарын ачык йөз белән каршы алалар.

Авыр хуҗалык эшләрен башкарырга балалары бик теләп ярдәм итәләр, аларны хөрмәтлиләр. Аллаһка шөкер, Гәүһәр апага  соң булса да гаилә бәхетен татырга насыйп була. 

- Гәүһәр Галиәскәр кызы һәм Мөбәрәкҗан Харис улы бик тәртипле кешеләр, – ди Илнур Шакиров. – Бу авылда аларны хөрмәт итәләр. Йорт хуҗасының балалары аларга игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтәләр, ә бу – бар нәрсәдән дә кыйммәт торучы бүләк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев