Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Гаҗәеп кеше

Безнең янәшәбездә гаҗәеп кешеләр яши, әмма еш кына без аларга игътибар итмибез, ә бит алардан башка дөнья бөтенләй караңгы һәм нурсыз булыр иде. Үзен тугыз яшьтән тәрбияләп үстергән әбисе белән бабасы бер-бер артлы үлеп киткәндә Зояга унөч яшь кенә була. Кызның әнисе дизентериядән вафат була. Әтисе аны икенче хатыны белән...

Безнең янәшәбездә гаҗәеп кешеләр яши, әмма еш кына без аларга игътибар итмибез, ә бит алардан башка дөнья бөтенләй караңгы һәм нурсыз булыр иде.


Үзен тугыз яшьтән тәрбияләп үстергән әбисе белән бабасы бер-бер артлы үлеп киткәндә Зояга унөч яшь кенә була. Кызның әнисе дизентериядән вафат була. Әтисе аны икенче хатыны белән яшәгән Чистай шәһәренә алып китә. Зоя яңа гаиләдә үги әнисе алдында биткә кызыллык китермәс өчен укуда да алдынгы була.
Кызының мактау грамоталары алып кайтуы әтисенә ошый. Зояга гаиләдә ничек кенә яхшы булса да, кыз Аксубайны оныта алмый һәм җиденче сыйныфны тәмамлагач туган авылына кайта. Бу юлы инде ул вакытта киң күңелле кеше Яков Атряскин белән яшәгән әтисенең әбисенә кайта ул. Яков Петрович аны үз кызы кебек кабул итә һәм кияүгә чыкканчыга кадәр аны кайгыртып яши.
...Зоя ире белән егерме сигез ел тату гомер кичерә. Ире көтмәгәндә үлеп китә. Ул вакытта инде үсеп буй җиткән биш баласы һәм әнисен алмаштырган кайнанасы аңа терәк булалар. Зоя озак еллар терлекчелектә хезмәт куя. Лаеклы ялга чыкканчыга кадәр бозаулар карый.
...1949 елда, ул вакытта «колхоз газетасы» дип аталган район газетасы редакциясенә әдәби хезмәткәр булып урнашырга тели ул. Китаплар укырга ярата, үзе дә шигырьләр яза. Бервакыт район Мәдәният йортының икенче катында урнашкан редакциягә килеп, сезгә хезмәткәрләр кирәкмиме, дигән соравына, кырыс ир-атның «Юк!» дигән җавабын ишеткәч, Зояның газетада эшләү турындагы хыялы юкка чыга һәм фермага эшкә урнаша. Әмма каләм тибрәтүдән туктамый.
Хәзер аңа 71 яшь. Ул бүген дә китаплар уку, шигырьләр язу белән мавыга әле. Аның шигырьләре сирәк кенә булса, да район газетасы битләрендә дөнья күрә.
Ә иң мөһиме, ул үзенең янәшәсендәге кешеләргә бары тик яхшылык кына өләшүче, изге күңелле кеше. Безнең тирәбездә аның кебек кешеләр күбрәк булсын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев