Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Фәхертдин Шәязданов чит кеше шатлыгын бүлешә, чит кеше кайгысын уртаклаша белде

Бүген вакытсыз арабыздан киткән мөхәрриребез Шәязданов Фәхертдин Шәмсетдин улын искә алу көне. Ул безнең район газетасы редакциясен 10 елдан артык җитәкләде.

Шулай да, тормыш гаделсез – иң яхшыларның һәм лаеклыларның, киләчәккә планнар корган, тормышны өзелеп яратканнарның гомерен ала. Бер карасаң, коточкыч авыру, якын кешеңне югалту газабы кичерелгән кебек, яшисе дә яшисе генә. Бу кайгы-хәсрәтләрдән соң редакция кабинетларында аның мавыктыргыч көлү тавышы янә яңгырый башлаган иде кебек.

Безнең эш көне иртәсе кофе эчүдән башлана иде. Кофе эчкән вакытта, әлбәттә, ял көннәрендә аңа кунакка килгән оныгы Әмир турында сөйләми калмады. Ул аны Кыш бабайның барлыгына инандыра алуы, сабыйны Түбән Баландадан мәдәният хезмәткәрләрен чакыртып сөендерә алуы турында сөйләгәннәре әле дә истә.

Ул бер көнне кабинетына чакырып алып, оныгы өчен сатып алган чаңгыны горурланып күрсәтте. Оныгын чаңгыда йөрергә өйрәтәчәген, бергә чаңгыда шуачакларын балаларча шатланып сөйләде. Оныгында ул бу якты дөньядан бик иртә киткән улының чагылышын күрде, аны бөтен җаны-тәне белән яратты. Оныгы турында бертуктаусыз сөйли ала иде. Тормышының мәгънәсен дә оныгында күрде. Әмма улын югалту кайгысы җанына тынычлык бирмәде, күзләре көннән-көн моңсулана, битендә җыерчыклар арта барды. Ничек кенә авыр булмасын, Фәхертдин Шәмсетдин улы күңелендәге әрнүне сиздерергә тырышмады, шаяртырга, хезмәттәшләренең күңелләрен күтәрергә тырышты. Бу битлек артында аның йөрәк һәм җан әрнүе яшергән иде.

...Тышта яз, тамчылар тама, төштән соң кояш нурлары аның кабинетын җылытса, ә «чәй бүлмәсенә» – кичкә таба гына карый. Чираттагы тапкыр кофе эчкәндә, ачык форточкадан чыпчыкларның чыркылдашуы ишетелде, чыршы ботаклары аша, саран гына булса да, кояшның җылы нурлары бүлмәгә узды. "Кар тизрәк эреп бетсен дә, көннәр җылытсын иде. Яз – яшиселәр килә", – дип, табигатькә сокланудан тыела алмадым мин.

"Вакытны ашыктырма", – дип мине бик тиз чынбарлыкка кайтарды Фәхертдин Шәмсетдин улы. Бу безнең соңгы очрашуыбызның берсе булган икән.

Ә соңгы тапкыр хезмәттәшем белән безне аталарча кочаклап:"Кызлар (бу аның яраткан сүзе, ул бөтен кызларны шулай атый иде), мин сезне шундый яратам", – дигәне бүген дә колакта чыңлап тора.

Бу очрашуның соңгысы булганын белсәм, аталарча киңәшләре, ярдәме, эштәге зур булмаган уңыш өчен дә мактау сүзләре әйткәне, тыңлый һәм аңлый белүе, эчкерсезлеге өчен чиксез рәхмәт сүзләре әйткән булыр идем... Күңелдә бушлык, Сез янәшәдә түгел шул инде... Уңыш, шатлык килгәндә дә, уңышсызлыкка очраганда да Сез һәрвакыт җилкәгезне куйдыгыз, безнең белән шатландыгыз да, безне юаттыгыз да. Коллегаларыгызның бер генә проблемасы да сезнең катнашыгыздан башка калмады. Улын армиягә озаткан хезмәттәшегезгә дә дөрес сүзләр таба белдегез, кул астындагыларның балаларын эшкә урнаштыруда да, уку йортларына укырга керткәндә дә ярдәм итәргә тырыштыгыз..

"Эшеңне үзең белән ал да, өеңә кайт, әниең янында утыр, кемгә күпме гомер бирелгәнне бер Аллаһы Тәгалә генә белә", – дип авыру әниемне карарга өйгә кайтарып җибәргән иде.

Аның һәр эш көне иртәсе кабинетлар буенча йөреп: «Кызлар, хәлләр ничек?», – дигән сүзләрдән башланды. Ул һәр кешенең кәефен күтәрә алды, үзенең борчуын беркайчан да күрсәтмәде. Шуңа күрә күңел тирәнлегенә яшеренгән проблемалары йөрәгендә чираттагы яра булып чагылгандыр да. Аның йөрәге тибүдән туктады. Әмма һәрберебез өчен ул янәшәдә генә. Чираттагы уңыш яки уңышсызлыкка очраганда без аның турында кабат искә алабыз, ул моңа ничек карар икән дип уйлыйбыз.

Ни өчен иң яхшылар китә соң? Ә ни өчен шулай иртә? Чөнки һәр авырту, тетрәнүләр йөрәк аша уза һәм акрынлап гүргә алып керә, ә аннан кайту мөмкин түгел инде! Тормыш кырыслыкларын йөрәгенә якын кабул итмәгән, салкын күңелле булып калган кеше генә моннан котылырга мөмкин. Фәхертдин Шәмсетдин улы һәр вак-төякне җаны аша кичерде, һәр эш өчен янып яшәде, чөнки ул башкача эшли алмады.

... Ә тышта кабат яз тамчысы ... Туганнар һәм якын кешеләребез һәрчак янәшәдә булсын өчен, вакытны ашыктырмасак иде...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев