Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Фермер авыр эштән курыкмый

Павел Назаров ике ел элек кенә фермер булды, әмма бүген беренче нәтиҗәләр турында сөйләргә була инде.

Васильевка авылында яшәүче Павел Назаровны крестьян хезмәтенең остасы дип атарга була. Фермер булганчыга кадәр ул район чикләрендә дә, районның төрле предприятиеләрендә дә эшләргә өлгергән. Васильевкада туып үскән, армиядә хезмәт иткән, тормыш иптәше белән Самара өлкәсендә яшәгәннәр. Тик авыл үзенә тарткан. Туган нигез хуҗага мохтаҗ булган. Кайтып, колхозда тракторист булып эшләгән. Аннары районны газлаштыруда хезмәт куйган – КамАЗ машинасында җитештерүче заводтан торбалар ташыган. Аннары МСОда, “Сельхозхимия”дә йөртүче булып эшләгән. Тормышны тамырдан үзгәртергә – үзенә эшләргә карар кылган. Беренче вакытта шәхси ярдәмче хуҗалыкны үстергән. Павел Назаров чагыштырмача күптән түгел – 2019 елда гына фермер булып теркәлгән.

Эшчәнлек юнәлеше – сөт терлекчелеге.

– Без үскәндә безнең өчен каникуллар юк иде, – дип сөйли Павел Назаров. –Уку елы тәмамлангач, без шунда ук трактор отрядына китә идек, комбайннарда эшләдек, өлкәннәргә азык әзерләүдә, урак өстендә булыштык. Авыр крестьян хезмәтеннән беркайчан да курыкмадым. Зур канәгатьләнү белән эшлим.

2020 елның февралендә «Яңа эш башлаучы фермер» ведомстволы программасы буенча ферма төзү һәм терлекләр сатып алу өчен 5 миллион сум күләмендә грант откан. Ноябрь аенда терлекчелек корпусын төзи башлыйлар, 17 декабрьдә ул малларны кабул итүгә әзер була инде. Терлекләр асрау өчен кирәкле барлык җиһазлар белән җиһазлыйлар , су кертәләр. Әлегә электр уты кертелмәгән – бусы вакыт эше. Хәзерге вакытта генератор кулланыла. Фермада бөтен процесслар да механикалаштырылган. Грант акчасына таналар сатып алган (33 баш). Бүгенге көндә монда 8 савым сыеры бар, аларның баш санын 40ка җиткерүне планлаштыра фермер.

Аның карамагында 140 гектар җир бар, шул исәптән үзенеке дә, пай җирләре дә. Анда бөртекле һәм азык культуралары игелә. Туфрак әзерләүдән алып уңышны җыеп алганчыга кадәр барлык агрочараларны да башкару өчен кирәк булган техника сатып алган. Киләсе елга сусыл азыклар – сенаж әзерләргә дә планлаштыра. Эшне хатыны Оксана Петровна белән бергә башкаралар. Шәһәрдән кайткан арада уллары да ярдәм итә. Язын, авыл хуҗалыгы сезоны башлану белән өстәмә эшчеләр кирәк булачак.

Фермер эше җиңелләрдән түгел. Яңа эш башлаган авыл хуҗалыгы җитештерүчесенең проблемалары да күп, чөнки хуҗалык җайга салынып кына килә әле. Эшчән һәм максатчан кеше буларак, фермер аларны уңышлы җиңә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев