Аксубаево
  • Рус Тат
  • Фашизм әсирләре истәлегенә

    Якташларыбызның күпчелеге фронтка китте һәм аннан әйләнеп кайтмады. Шуларның берсе - 1906 елда Югары Баланда авылында туган Иван Егорович Гранов сугышка 1941 елның 26 июлендә алына. Рядовой Иваннан беренче һәм соңгы хат Мәскәүгә барганда юлдан килә. Шуннан соң гаилә аңардан бернинди дә хәбәр алмый. Озак еллар үткәч кенә, Берген-Бельзен концлагеры...

    Якташларыбызның күпчелеге фронтка китте һәм аннан әйләнеп кайтмады.


    Шуларның берсе - 1906 елда Югары Баланда авылында туган Иван Егорович Гранов сугышка 1941 елның 26 июлендә алына. Рядовой Иваннан беренче һәм соңгы хат Мәскәүгә барганда юлдан килә.

    Шуннан соң гаилә аңардан бернинди дә хәбәр алмый. Озак еллар үткәч кенә, Берген-Бельзен концлагеры документларыннан билгеле булганча, ул Ганновер провинциясендә урнашкан әлеге нацист концлагерына эләгә. Концлагерьда аерым тагын сигез лагерь һәм аларның һәрберсе чәнечкеле тимерчыбык белән әйләндереп алынган була. Берген-Бельзен концлагерында кешеләрне юк итүдә аеруча рәхимсез системаның бер өлеше кертелгән була. Бу лагерь дөньякүләм тарихында рус лагере буларак билгеле. Аңарда берьюлы 70 меңнән артык әсир тотылган һәм аларның берничәсе генә исән калган. Анда һәлак булган һәм җирләнгән кешеләрнең саны турындагы төгәл мәгълүмат әле дә юк.

    Әнә шундый түзә алмаслык шартларда ике ел ярым дәвамында якташыбыз - рядовой Гранов Иван Егорович та әсирлектә була. Ул 1943 елның декабрендә һәлак була һәм Херстенда (Нижняя Саксония федератив җирлеге) Совет хәрби әсирләре зыярәтендә җирләнә.

    Национал-социалистик акылсызлык нәтиҗәсендә Европада меңләгән кешенең гомере өзелә. Без үзләренең гомерләрен Ватан, барлык Европа халкы өчен азатлык яулау бәрабәренә биргән бер генә кешене дә онытмаячакбыз.

    Җиңүне якынайту өчен үз көчләрен биргән кешеләрнең барысы да безнең күңелләрдә мәңге сакланачак.

    Фото ic.pics.livejournal.com

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: