Аксубаево
  • Рус Тат
  • Евгения Краснова: «Минем урында һәркем шулай эшләр иде»

    Кичә Татарстанда Питер метросында яралыны коткарган Аксубай кызы Евгения Краснованы "Безнең заман герое" медале белән бүләкләделәр. Медальне аңа "Яшь Гвардия" Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Динар Бариев көндәлек тормышта геройларга хас гамәлләр кылган яшь гвардиячеләр очрашуында тапшырды. 3 апрельдә Петербург метрополитенында - "Технологический институт" метросы станциясендә шартлау булды. Аксубай лицееның чыгарылыш...

    Кичә Татарстанда Питер метросында яралыны коткарган Аксубай кызы Евгения Краснованы "Безнең заман герое" медале белән бүләкләделәр.

    Медальне аңа "Яшь Гвардия" Татарстан төбәк бүлеге җитәкчесе Динар Бариев көндәлек тормышта геройларга хас гамәлләр кылган яшь гвардиячеләр очрашуында тапшырды.

    3 апрельдә Петербург метрополитенында - "Технологический институт" метросы станциясендә шартлау булды. Аксубай лицееның чыгарылыш укучысы Евгения Краснова да әлеге вакыйга шаһиты була. Һәм беренчеләрдән булып шартлау нәтиҗәсендә имгәнү алган ир-атка ярдәм итә башлый.

    Лицейда белем алганда да Җеняның игелекле кыз булуын аксубайлылар онытмый. Евгения Краснова районда "Яшь Гвардия" иҗтимаги оешмасын җитәкләде, актив волонтер буларак, республикада үткән яшьләр оешмалары слетларында районны бер генә тапкыр тәкъдим итмәде, ТР Ирекле Үсеш Үзәгенең оештыру комитеты составында булды. Менә кабаттан ул беренче ярдәм кулы сузучылар рәтендә. Әйе, унсигез яшьлек кызның әлеге гамәле чын мәгънәдә батырлык.

    "Евгениянең Санкт-Петербургта килеп чыккан фаҗигале вакыйгалар үзәгендә булуы турындагы хәбәр килеп ирешкәч, аның үзен ничек хис итүен белер һәм ярдәм тәкъдим итәр өчен без шунда ук аның белән элемтәгә кердек, - дип фикерләре белән бүлеште пресс-конференциядә Динар Бариев. - Бу турыда, шул исәптән, бернигә дә карамастан, зыян күрүчеләргә ярдәмгә ташланган Евгениянең батырлык гамәле хакында тулырак белгәннән соң, аның Безнең заман герое исемен лаеклы йөртүенә шигебез калмады. Шуңа бәйле, гадәти форматны бозып, һәм Республика Премиясе нәтиҗәләрен көтмичә, Евгения белән очрашырга һәм аны бүләкләргә карар кылдык. Евгениянең берничә ел элек "Яшь Гвардия"нең Аксубай бүлеген җитәкләве бездә аерым горурлык хисләре уятты. Ул - чын каһарман һәм безгә тиңләшер кеше бар.

    - Минем урында һәркем шулай эшләр иде, - ди Евгения телефоннан. - Кешеләр минем әлеге гамәлемне төрлечә кабул иттеләр, бу турыда сөйлиләр дә, язалар да, кемдер мактау сүзләре белән, кемдер явызлык белән. Мин герой түгел, шуңа күрә элеккеге кебек тыйнак булып каласым килә.

    "Безнең заман герое" проекты Татарстанда 2013 елдан бирле гамәлдә. Проектның төп максаты - көндәлек тормышта игелекле гамәлләр кылган геройларның тарихлары белән танышу һәм "Безнең заман герое" Республика Премиясе кысаларында бүләкләү. Проект эшли башлаган ике ел эчендә генә дә татарстанлыларның 60 тан артык батырлык гамәле тарихы тупланды. Проект Яшьләр эшләре һәм спорт буенча министрлык ярдәме белән гамәлгә ашырыла. "Безнең заман герое"ның беренче Премиясе Россия геройлары көнендә тапшырылды. Республиканың 12 кешесе лауреат булды. Алар арасында кул чуклары булмаган күренекле пианист Алексей Романов, 10 баланы тәрбиягә алган Рәйсә Латыйпова-Миңнуллина, суга баткан кызчыкны коткарган мәктәп укучысы Кирилл Цветков та бар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: