Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Эштә дә, гаиләдә дә бергә

Быел Елена һәм Рюрик Мельниковлар гаиләсендә берьюлы өч юбилей билгеләп үтелде. Кичә Елена Николаевнаның юбилеен билгеләп үтсәләр, шул көннәрдә Рюрик Михайловичка 65 яшь тулды, ә тиздән бергә яшәүләренә кырык ел тулуны бәйрәм итәчәкләр. Мельниковлар гаиләсен районда белмәгән кеше юктыр мөгаен-алар уннарча еллар дәвамында "Сельхозтехника"да хезмәт куйдылар-Рюрик Михайлович утыз сигез ел...

Быел Елена һәм Рюрик Мельниковлар гаиләсендә берьюлы өч юбилей билгеләп үтелде.


Кичә Елена Николаевнаның юбилеен билгеләп үтсәләр, шул көннәрдә Рюрик Михайловичка 65 яшь тулды, ә тиздән бергә яшәүләренә кырык ел тулуны бәйрәм итәчәкләр.
Мельниковлар гаиләсен районда белмәгән кеше юктыр мөгаен-алар уннарча еллар дәвамында "Сельхозтехника"да хезмәт куйдылар-Рюрик Михайлович утыз сигез ел электр җиһазларын ремонтлау буенча слесарь, ә аның хатыны егерме биш ел хисапчы булып эшли. Алар намуслы хезмәтләре белән халык арасында танылу алалар һәм ихтирам казаналар.
Ә электр җиһазлары буенча слесарь Мельниковны бүген дә районда гына түгел, республикада да яхшы хәтерлиләр. Кирәкле һәм таләп зур булган әлеге һөнәрне ул 1967 елда Алабуга СПТУында үзләштерә, моңа кадәр шул ук "Сельхозтехника"да кочегар, слесарь булып эшли. Белгечне шундук электромонтер, аннан соң техник-электрик итеп күчерәләр. 1984 елдан алып "Сельхозтехника" таркалганчыга кадәр Рюрик электр белән автотрактор җиһазларын ремонтлау буенча слесарь булып хезмәт куя. Авыл хуҗалыгы техникасындагы теләсә нинди катлаулыктагы җимереклекне дә ул кыска вакыт эчендә һәм югары сыйфат белән башкара. Бигрәк тә вакытның һәр минуты кыйммәт булган урак өстендә аның хезмәтенә таләп зур була. Рюрик Михайлович чемоданын кулына алып, көннең теләсә кайсы вакытында-көнме, төнме-туп-туры кырга юл тотып, еш кына фара яктысында җимереклекне төзәтә.
Гаилә башлыгын өйдә кичке ашка көтәләр, ә аның иртә белән генә кайтып кергән вакытлары да аз булмый. Рюрик Михайлович ерак колхоздан ярдәм сорап килгән кешеләрне кире борып җибәрә алмый, хәтта төнлә дә алып китәләр аны. Шул рәвешле "Сельхозтехника"да эшләп ул бөтен районга хезмәт күрсәтә. Әмма хатыны аның эшенә һәрвакыт аңлап карый. Алтмышынчы еллар ахырында районда массакүләм электрлаштыру чорында Рюрик Михайлович район электр челтәрләренә командировкага җибәрелә, җитди аварияләр килеп чыкканда аны район электрикларына булышырга чакыралар.
Рюрик Михайловичның осталыгына күпләр соклана, катлаулы электр җиһазлары белән яңа комбайннар кайта башлагач, аның хезмәте бәя биреп бетергесез була. Монда да ул югалып калмый- өлкән яшьтә булуына карамастан, Ростов "Россельмаш", аннан соң Казанда курслар үтә. Шул рәвешле җитәкчелек каршында да, механизаторлар алдында да абруй казана. 2001 елда Рюрик Мельниковка "Татарстан Республикасының атказанган энергетигы" дигән мактаулы исем бирелгәч, аның өчен бөтен район ихластан шатланды. Ул Чуаш Адәмсуы авылында туып, гадәти авыл гаиләсендә тәрбияләнгән авыл баласы-хәзер дә авыл кешесе өчен яши. Рюрикның оста куллары, тапкырлыгы, электр системасында теләсә нинди катлаулыктагы җимереклекне дә биш бармагы кебек белүенә-бүген дә таләп зур. Ул бүген ПЛ-88дә электр җиһазлары ремонтлау буенча слесарь булып хезмәт куя.
Рюрик Михайлович элеккеге кебек яраткан эшеннән кырык ел буена көткән өенә ашыга.
-Без очраклы гына очраштык, бер-беребезне бер күрүдә ошаттык, ялгышмадык,- дип сөйли Елена Николаевна.-Рюрик кайгыртучан һәм игътибарлы ир, яраткан әти һәм бабай. Бер сүз белән әйткәндә, ышанычлы ир-ат.
Мельниковлар кызлары Ларисаны һәм уллары Михаилны лаеклы кешеләр итеп тәрбияләп үстерәләр. Онык-оныкчыкларына да куанып бетә алмыйлар.
Ир белән хатын өйдә дә, эштә дә бергә булып, бәхетле гомер кичерәләр. Кайчандыр бөтен республикага танылган предприятие өчен бүген дә борчылалар алар. "Сельхозтехника" аларга үзләре сайлаган һөнәр буенча эшләп, тырыш хезмәтләре өчен фатир алу, чит илдә булу мөмкинлеге биргән. Үткәнне кире кайтарып булмый шул инде. Иң мөһиме-алар кырык ел эчендә тормышта очраган киртәләрне җиңеп, бер-берсенә карата сабыр мөнәсәбәттә булып, гаилә учагын сүндерми саклап килгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев