Аксубаево
  • Рус Тат
  • Эретеп ябыштыручыга – 90 яшь

    Хәдичә Минһаҗева Кызыл Тау авылында туып үсә. Алты бала әтисен фронтка алалар. Хәдичә балаларның иң өлкәне булганлыктан, әнисенең беренче ярдәмчесенә әйләнә. Кырык чакрым юл үтеп, Нурлаттан колхозга аркаларына асып орлык, Чистайдан тоз ташыйлар. Әтиләре фронтта һәлак була. Сугыш елларын көч-хәл белән кичерәләр. Җиңү көненнән соң тормышлар җайланыр дип көтәләр. Әниләре,...

    Хәдичә Минһаҗева Кызыл Тау авылында туып үсә. Алты бала әтисен фронтка алалар.

    Хәдичә балаларның иң өлкәне булганлыктан, әнисенең беренче ярдәмчесенә әйләнә. Кырык чакрым юл үтеп, Нурлаттан колхозга аркаларына асып орлык, Чистайдан тоз ташыйлар.

    Әтиләре фронтта һәлак була. Сугыш елларын көч-хәл белән кичерәләр. Җиңү көненнән соң тормышлар җайланыр дип көтәләр. Әниләре, киндер сугып, балаларына күлмәк-ыштан тегә, ничек булдыра ала оланнарын шулай өс-башлы итәргә тырыша. Әниләренең Мәскәүдә яшәүче бертуганы да нык ярдәм итә. Гаиләнең авыр тормышта яшәвен күреп йөрәге сыкраган Мәскәү апалары, тамак ялгарлык булса да акча эшләр дип, Хәдичәне шәһәргә алып китә.

    Хәдичә Гыйляҗ кызы шулай итеп Мәскәүнең Калинин исемендәге заводында эретеп ябыштыручы булып эшли башлый. Металлургия комбинатларында, плотиналарда, автоном электр станцияләрендә һәм башка объектларда урнаштырылган насослар аның куллары белән ясалган дияргә була. Кырык ел хезмәт куйганнан соң, металлург туган авылына кайта. Кечкенә генә өй сатып ала. Шулай килеп чыга инде, аңа тормыш корып балалар үстерү насыйп булмый. Әмма янәшәсендә генә яшәүче бертуганнары Минзәкия белән Рәйсә, аларның балалары ялгызлык әчесен татырга бирмиләр, һәрдаим аның хәлен белеп, кайгыртып яшиләр.

    Район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, хезмәт ветеранын юбилее белән тәбрикләп, ихлас күңеленнән сәламәтлек, иминлек теләде, чәчкә бәйләме, бүләкләр тапшырды. Шундый игътибардан күңеле нечкәргән Хәдичә Гыйляҗ кызы кунакларга җавап йөзеннән рәхмәт әйтеп, изге теләкләрен җиткерде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: