Емелькино авыл җирлегенең Сосновка авылында гомер итүче Анастасия Степановна Бирякова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
27 октябрьдә 90 яшен тутырган Анастасия Степановна Бирякованы төп титуллары – әни, әби, дәү әни.
Юбилярны тәбрикләргә рәсми затлар – район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов һәм Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова килде.
– Сезне туган көнегез белән котлыйм! Күп еллар авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куйганыгыз, район үсешенә зур өлеш керткәнегез өчен чиксез рәхмәт сүзләре кабул итегез. Алдагы көннәрдә дә сәламәтлек белән яшәргә язсын, – дип теләде Борис Соломонов һәм Ил башлыгы Владимир Путинның котлау телеграммасын ирештерде.
Котлауларга авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова да кушылды. Ул тантана сәбәпчесенең ачык йөзле, сабыр булуын билгеләп үтте.
Анастасия Степановна Сосновка авылында туып үскән. Ул үзенең тормыш юлында ачысын да, төчесен дә күргән гади авыл хатыны. Аның да язмышы җиңелләрдән булмый. Бала чагы, үсмер һәм яшьлек еллары дәһшәтле сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килә.
1955 елда ул чирәм җирләрне күтәрергә чыгып китә. Өч елдан туган авылына әйләнеп кайта һәм җирле балалар бакчасына эшкә урнаша. Соңрак Анастасия Степановна туган колхозында терлекчелек тармагында хезмәт куя. Лаеклы ялга чыкканчы шунда эшли, хуҗалык алып бара, йортында ир-ат эшен дә, хатын-кыз эшен дә үзенә башкарырга туры килә.
Бердәнбер улын – Вячеславны тәрбияләп үстерә. Улы аның ныклы терәге. Оныгы Алена һәм оныкчыклары Артем белән Алиса әбекәйнең олы бәхете. Алар әбиләре, дәү әниләре янына еш кайталар, каникулларны авылда үткәрәләр.
Анастасия Степановна инде берничә ел бертуганының улы Николай белән бергә яши. Ул әбекәйгә хуҗалык эшләрендә булыша, тәрбияләп карап тора. Ул әби өчен якын кешегә әверелгән инде.
Тормыш зирәклеге һәм нык холкы өлкән яшьтәге ханымга гомер юлында очраган авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Әбекәйнең зиһене әйбәт, ул үзенең озын һәм җиңел булмаган тормышын яхшы хәтерли. 90 еллык гомер эчендә нинди генә авырлыклар күрергә туры килгән булса да, Анастасия Степановнаның йөзеннән елмаю китми.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев