Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Электрик та, пайкалаучы да

Аксубайда яшәүче Надия Нурулла кызы Кабидова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны юбилее белән район башлыгы Камил Гилманов котлады һәм бүләк тапшырды. Надия апа Карасу авылында туа. Утызынчы елларда гаилә репрессиягә эләгә һәм Восходка күчеп китә. Әтиләре яшьли вафат була. Өлкән кыз буларак Надиягә энеләре һәм сеңелләре турында кайгыртырга туры...

Аксубайда яшәүче Надия Нурулла кызы Кабидова 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.


Аны юбилее белән район башлыгы Камил Гилманов котлады һәм бүләк тапшырды. Надия апа Карасу авылында туа. Утызынчы елларда гаилә репрессиягә эләгә һәм Восходка күчеп китә. Әтиләре яшьли вафат була. Өлкән кыз буларак Надиягә энеләре һәм сеңелләре турында кайгыртырга туры килә.

Гаилә дус, тату яши. Надия мехцехта эшли.

-Колхозның бөтен техникасы минем кулым аша үтте, - дип сөйли Надия Нурулла кызы.

Ул электрик та, пайкалаучы да, арматурачы да булып эшли. һәр көз комбайн штурвалы артына утыра, язын исә трактор белән чәчү чәчә.

-Кайчакта чәчүдән өйгә кайтып керәсең генә, арудан күзләр йомыла, тик ял итү мөмкин түгел, кабаттан эшкә чакыралар. Кырда трактор җимерелеп басып тора икән. Шуңа күрә яңадан кырга йөргерергә кирәк. Аны ясаганчы таң ата инде, - дип искә ала ветеран.

Туксан яшен тутырган Надия апа бүгенгесе көндә кече сеңлесе Аня белән яши, аның янына улы Рәшит хатыны белән еш кайтып йөриләр. Надия апаның дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев