Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Ел саен ул өйдә 40-50 балага дөньяга килергә ярдәм иткән

Альбина Мингазова Иске Кармәт авылында фельдшер булып эшләгәндә, 50-60 нчы елларда аның участогында туучылар саны хәзерге район күрсәткечләренең яртысы кадәр булган.

Ел саен ул 40-50 балага дөньяга килергә ярдәм иткән. Исәпләп карасаң, 42 ел эшләү дәверендә Альбина Гариф кызы ике меңгә якын сабыйны кабул итеп, Иске Кармәт авылының бик күп гаиләләрен бәхетле иткән. Алыштыргысыз кешеләр юк, диләр. Юбилярны котларга гөлләмә һәм бүләкләр белән килгән район башлыгы Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, Альбина Гариф кызы кебек үз эшләренең осталары бармак белән генә санарлык.

Гадәттә ул система куяр, балаларга привика, укол ясар, хәтта өйдә бала таптыру өчен даруханәдән алган дарулар салынган сумкалар белән авыл фельдшерын Аксубайдан Иске Кармәткә яки авылдан район үзәгенә кадәр бик еш утыртып кайтырга туры килүен искә төшерде. Аларның танышулары юлда була, ә гаиләләре арасындагы дуслык бүген дә дәвам итә.

–Альбина Гариф кызы үз эшендә профессионал гына түгел, ә бик сизгер, ихлас кеше дә. Тормыш иптәше – педагогика ветераны Гали Гыйнан улы Мөхетдинов белән бергә алар намуслылыкта, гаилә тормышында, балалар тәрбияләүдә өлге булып торалар, – дип билгеләп үтте район башлыгы. Ир белән хатын өч бала тәрбияләп үстергәннәр, икесе әтиләре сукмагыннан киткән, кече кызлары Алсу, әнисе кебек медицина һөнәрен сайлаган.

Кызганычка каршы, аларга улларын һәм өлкән кызларын югалту ачысын үз иңнәрендә кичерергә туры килгән. Кече кызлары Алсу ире Фәнис белән шәһәрдән авылга күчеп кайтып, әти-әниләренә таяныч булганнар. Менә егерме ел инде өй эшләрен башкаруда аларга социаль хезмәткәр Нина Кузьмина да булыша.

– Минем участокта 2500 кеше иде, 550 гә якын бала. Иске Кармәттә дә, Полянкада да берүзем эшләдем (кайчандыр Кармәт янында шундый авыл булган). Акушерка Елена Галиуллина белән егерме елга якын хезмәт куйдык. Тыныч йоклаган төннәрем бик сирәк булды. Минем дарулар тутырылган чемоданым һәрвакыт бусагада торды, – дип сөйли авыл фельдшеры. – Өйдә миңа һәрьяклап та ярдәм иткән, мине аңлаган ышанычлы тылым – тормыш иптәшем һәм аның әти-әнисе булмаса, үз вазифаларымны үти алмас идем.

Ире дә, кайнанасы белән кайнатасы да бер тапкыр да аның бөтен гомерен кешеләргә багышлавына битәрләп сүз әйтмиләр. Юбиляр йорт эшләрендә катнаша алмавын һәм баш-аягы белән үз эшенә чумуы аркасында балаларына да тиешле игътибар бирә алмавын билгеләп үтеп, моның өчен өйдәгеләргә бүген дә рәхмәтле булуын әйтте. Альбина Гариф кызы сөйләшү барышында үз авылында нинди тату һәм толерант халык яшәвен, элек ире белән чуаш туйларында дәрәҗәле кунаклар булуларын, туй кичәсендә кунакларның ярты авылны йөреп чыгуларын – яшь парларны хөрмәтләү күркәм йолаларның берсе булуын искә төшерде.

Шулай ук катлаулы бала табу, балаларның каты авыруы, бума ютәлдән вакцинация ясарга туры килгән, шуның өстенә агымдагы эшләр дә өстәлгән авыр атнаны хәтерендә яңартты. Авыл фельдшеры йокысыз төннәрдән арып, 38 килограмм авырлыкта калып, кайтып туйганчы йоклармын дигән уйлар белән өенә кайтып барганда, үз бакчасында авыл хатын-кызларын күреп ала. Алар фельдшерың бүген дә, иртәгә дә эштә булачагын, аның миссиясе – дәвалау һәм кешеләрне коткару икәнен белеп, өй эшләрендә җитешмәвен аңлап, бәрәңгесен өяргә килгәннәр. Һәм ул күз яшьләрен тыеп тора алмый, елап җибәрә – бу авыл халкының аның хезмәтен тануы, рәхмәт белдерүе була.

Юбиляр авыл фельдшерының хезмәт практикасында җитди һәм катлаулы очракларның аз булмавын искә төшерде. Әмма Чистай педучилищесында алган белеме, ә аннары Казан медицина институтында ике ел уку һәм нәкъ менә авылда эшләү тәҗрибәсе аңа дөрес диагноз куюда, кешеләрне дәвалауда, сабыйларны дөньяга китерүдә булышкан. Гәрчә үзәк хастаханә җитәкчелеге аны район үзәгенә берничә тапкыр эшкә чакырса да, туганнары авыл фельдшерын һәм аның укытучы ирен шәһәргә китәргә үгетләсәләр дә – алар өч тапкыр китәләр, аларга эш тәкъдим итәләр, торак белән тәэмин итәләр, әмма туган җир туфрагы үзенә тарта.

Ир белән хатын инде 70 ел бергә кулга-кул тотынып, иңгә-иң куеп гомер итәләр. Алар – оныклары һәм оныкчылары өчен үрнәк. Әби белән бабай өчен дә нәселнең дәвамын күрү, балаларының да, онык-оныкчыкларының да җәмгыятькә файда китерүенә куанып яшәүдән дә кадерлерәк нәрсә юк. Башта кешеләр, туганнар, ә аннары гына үзең турында уйларга кирәк, дигән сүзләр аларның гаиләсе өчен тормыш рәвеше.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев