Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Егет үз алдына максат куйган һәм аңа ныклы бара

Алмаз Камиловны районда танылган шахматчыларның берсе буларак беләләр.

Әмма тар даирәдә ул актив спорт сөюче буларак таныш. Аны һәрчак ярышларда беренче рәтләрдә күрергә мөмкин. Ул спорт ярышлары вакытында хөкемдарларга ярдәм итә, кайчакта турнирларда үзе дә катнаша.

Күрсәткән активлыгы өчен яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Радик Канәфин аңа волейбол буенча өченче категорияле хөкемдар квалификацион кенәгәсен тапшырды.

Туганда куелган ДЦП диагнозына кармастан, Алмаз рух көчен югалтмый. Ул һәр кешенең барысын да эшли алуын нык раслый. Әйтик, Алмаз спорт залында актив күнегүләргә йөри. Үзен физик формада тоту өчен көн саен программаны үтәргә тырыша. Шуңа өстәп, егет үз алдына «Хезмәткә һәм оборонага әзер» физкультура-спорт комплексының алтын билгесен алу максатын куйган.

Көндәлек күнегүләр Алмазга җиңел бирелми. Әмма, аның холкын һәм үҗәтлеген белеп, ул үз дигәненә ирешәчәк – куйган максатына барып җитәчәк, дип ышанып әйтергә була. «Юность» спорт комплексы базасында (ГТО нормативларын тапшыру мәйданчыгы), Алмаз беренче нормативларны тапшырды – кулларда эленеп торып, гәүдәне күтәрү һәм кулларны сузган килеш 1 кг авырлыктагы медболны тотып тору. Аңа сайлап алу буенча алты сынау узарга туры киләчәк, алар алты физик сыйфатны бәяләүне тәэмин итә.

Алда Алмазны, көндәлек күнегүләр, нормативларны тапшыруга әзерлек эшләре белән тулы актив җәй көтә. Егет моның җиңел түгеллеген белә, әмма ул моның нәтиҗәсе шуңа тора, дип саный.

– Спорт файдалы гына түгел, ул кирәк. Спорт белән шөгыльләнү өчен вакыт юк, дигән кешеләр сәбәп кенә эзли. Һәркем теләсә кайсы вакытта да шөгыльләнә ала. Теләк кенә булсын, – ди Алмаз Камилов.

– Алмаз үз үрнәге белән кешенең тән белән генә түгел, ә рухи яктан да көчле була алуын күрсәтә. ГТО нормативларын тапшыру, спорт белән шөгыльләнү аңа активлыгын арттырырга, организмның резерв мөмкинлекләрен ачарга, башка кешеләрне физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итәргә мөмкинлек бирә, – дип билгеләп үтте яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Радик Канәфин.

 

Фото: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев