Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Дуслары белән бергә

Картлар һәм инвалидлар өчен Аксубай интернат-йортында күңелле вакыйга булды - биредә яшәүче әбиләрнең берсенә туксан яшь тулды. Рәсми затлар, кунаклар котларга килгәндә тантана гаеплесе Екатерина Ерышева киенеп-ясанып бүлмә түрендә урын алды. Үзенә карата күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртудан бераз каушап калган карчык кунакларны елмаеп каршы алды. -Екатерина Анисимовна - изге күңелле,...

Картлар һәм инвалидлар өчен Аксубай интернат-йортында күңелле вакыйга булды - биредә яшәүче әбиләрнең берсенә туксан яшь тулды.

Рәсми затлар, кунаклар котларга килгәндә тантана гаеплесе Екатерина Ерышева киенеп-ясанып бүлмә түрендә урын алды. Үзенә карата күрсәтелгән игътибар һәм кайгыртудан бераз каушап калган карчык кунакларны елмаеп каршы алды.
-Екатерина Анисимовна - изге күңелле, - дип сөйли интернат-йорт директоры Роза Минеголова. - Минемчә бары тик яхшы күңелле кешеләр генә озын гомерле буладыр...
Ветеранны социаль яклау бүлеге җитәкчесе Наил Вәлиуллин котлады. Ул РФ Президентының өлкән буын кешеләренә юллаган хатын укыды, чәчәкләр, күчтәнәч тапшырды. Якташларын котлар өчен Трудолюбоводан авыл җирлеге башлыгы Радик Канәфин җитәкчелегендә тулы бер делегация килгән иде.
-Авылдашлар сезгә зур сәлам юлладылар, - дип мөрәҗәгать итте юбилярга Радик Касыймович. - Авылда сезне еш искә алып сөйлиләр, - диде ул хезмәт ветеранына бүләк тапшырып. Трудолюбово ветераннар оешмасы рәисе Иван Сидоров, аның хатыны Лидия һәм авыл ветераннар советы әгъзасы Галина Смелова да котлауларга кушылдылар. Әлеге күренештән Екатерина Анисимовнаның битләре буйлап яшь тамчылары тәгәрәде.
-Килгәнегез, онытмаганыгыз өчен рәхмәт сезгә, - дип кабатлады ул. Инде якын туганнарына әйләнгән интернат-йорт хезмәткәрләре дә юбилярны зурлап туган көне белән тәбрикләделәр. Пенсионерның бүләкләрдән, шатлыктан күңеле тулды! Екатерина Ерышева Аксубай интернат- йортында 2007 елдан яши башлый. Өлкән яшьтәге ялгыз пенсионеркага хуҗалыгын алып бару, үз-үзен тәрбияләү кыенлаша. Хезмәт куеп яшәргә күнеккән кеше буларак, ул 83 яшенә кадәр сыер асрый. Авыл җирлеге һәм интернат-йорт җитәкчеләре хезмәт ветеранын әлеге социаль учреждениегә кабул итү турында килешкәч, аның мал-туардан аерыласы килми һәм аларны да монда алып килә.
Тормыш юлы җиңел булмый, гомере буена хезмәт куя. Үзе турында кайгыртмый, ялгызы гына гомер кичерә. Ә монда килгәч ул гаиләсен тапкан кебек була. Интернат-йорт хезмәткәрләре аны якын кешеләредәй кадерләп тәрбиялиләр, биредә җылы, якты, бөтен уңайлыклар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев