Аксубаево
  • Рус Тат
  • Әдәплелек өлгесе

    Бу көннәрдә Аксубайда гомер итүче сугыш ветераны Исхак Вәлиәхмәт улы Ганиев үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ветеранны юбилее белән котларга башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов килделәр. Районда юбилярларны котлау йоласы күптәннән барлыкка килде....

    Бу көннәрдә Аксубайда гомер итүче сугыш ветераны Исхак Вәлиәхмәт улы Ганиев үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

    Ветеранны юбилее белән котларга башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Моратшин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Елена Зайцева һәм Иске Ибрай авыл җирлеге башлыгы Мансур Минеголов килделәр.

    Районда юбилярларны котлау йоласы күптәннән барлыкка килде. Җитәкчеләр бәйрәм гаеплеләренә яхшы кәеф һәм күчтәнәчләр алып килеп, бәйрәмнәре белән котлап, изге теләкләрен ирештерәләр, хәлләрен сорашалар, яңалыклар белән уртаклашалар.

    Бу юлы да Илшат Моратшин юбилярга ил башлыгы В. Путинның котлавын тапшырды, исәнлек-саулык теләде.

    Шундый көндә ихлас котлаулар кабул итү өлкәннәр өчен куанычлы, шуңа да бәйрәм гаеплеләре кунакларны ачык йөз белән каршы алып, мул табын артына чакыралар.

    - Безнең кадерле юбилярлар - гомерләренең күп өлешен район, республика үсешенә багышлаган кешеләр, - дип белдерде хөкүмәт вәкиле. - Без чын күңелдән Исхак Вәлиәхмәт улына ныклы исәнлек телибез. Ул киң күңелле, чын-чынлап исемен зур хәрефтән язарлык кеше.

    Юбиляр Иске Ибрай авылында туып үсә. Армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң өйләнә, баштан комбайнчы, аннары фермада слесарь булып эшли. Тормыш иптәше Зәйтүнә белән аңлашып 66 ел бергә тату гомер кичерәләр, 6 балага гомер бирәләр, бүгенгесе көндә аларның 13 оныклары, 15 оныкчыклары бар.

    Юбиляр бәйрәмгә килүчеләргә игътибар һәм кайгыртулары өчен рәхмәт укып, киләсе юбилеена да чакырып калды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: