Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Дәүләт Премиясенә лаек булды

Иске Кармәт авылында техник фәннәр кандидаты, якташыбыз Рамил Низаевның иҗат кичәсе булды.

Рамил Хабетдин улы 1951 нче елда Хәсән Туфанның туган ягында күп балалы колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Аның балачагы  фаҗигале, – чөнки әнисе  яшьли вафат була. Бу вакытта Низаевлар гаиләсендә 8 бала була. Әтиләренә менә дигән  тормыш иптәшен  үзләре сайлый, чөнки ул бер баланы да аермыйча, барысын да бертигез күрә, әле тагын уртак 4 балага гомер бирәләр.

Ул әтигә терәк кенә түгел,ә зур бер гаиләгә әни була. Бер телем икмәкне дә 12 балага тигез итеп бүлеп бирә торган Ана була. Әти-әнисе балаларына тормыш фәннәрен хезмәт тәрбиясе белән бергә өйрәткән. Рамил беренче сыйныфтан ук бик яхшы укыган.

– Уку һәм хезмәт якты киләчәкнең нигезе икәнлеген иртә аңладым, – дип  аңлата ул. – Мәктәпне тәмамлагач Казан дәүләт университетының механик математика факультетына укырга кердем. Университетны тәмамлагач юллама буенча Уралга киттем. Фәнни эшчәнлекне Миас шәһәрендәге Дәүләт ракета үзәгендә машина төзү конструкторлык бюросында башладым, – дип уртак лашты Рамил Хабетдин улы. Диңгезгә ракеталар базалау эшен проектлауда катнаштым.   

Ул шулай ук конструкцияләрнең аэротермодинамик исәп-хисапларын үткәргән, алгоритм телендә программалар төзегән. Читтән торып Томск дәүләт университетында аспирантурада укыган. 

1983нче елда гаиләсе белән Әлмәт шәһәренә күчеп кайта. Анда программист булып эшли. Бөгелмә шәһәренә күчеп кайткач, Татар фәнни-тикшеренү һәм проект нефть институтының эшкәртү бүлегенә өлкән фәнни хезмәткәр булып урнаша. 1992 нче елда «Ике фазалы фильтрация модельләре буенча нефть ятмаларын эшкәртүнең технологик күрсәткечләрен гидродинамик исәпләүләр” темасына кандидатлык диссертациясен яклый. 

Рамил Низаев фәнни отчетлар һәм фәнни-тикшеренү эшләренең җитәкчесе була. Аның җитәкчелегендә ятмалар эшкәртүнең технологик схемалары төзелгән, 50дән артык геологик һәм гидродинамик, модельләр булдырылган.Газонденсат ятмаларны эшкәртү өчен  технологик күрсәткечләрен исәпләү буенча программалар төзелгән. Ул һәрвакыт фәнни-техник семинарлар һәм  конференцияләр эшендә катнаша. Аның бер монографиясе, 35тән артык мәкаләсе басылып чыккан, уйлап табулар өчен биш патент алынган. 

...Фәнни эшчәнлектән кала, ул әле укыту эшчәнлеге белән дә шөгыльләнә. Әлмәт дәүләт университетында студентларга белем бирә. Иске Кармәт төбәге талантлы кешеләргә дә  бай. Монда шагыйрь Хәсән Туфан, Григорий Акташ, драматург, прозаик Филипп Белов, сәнгать белгече һәм академик Алексей  Трофимов, галим Рамил Низаев туган. – Шунысы куанычлы, еллар үткәч алар туган якларына, үзләренең тамырларына,  авылларына, кече ватаннарына, якташларына рәхмәт әйтергә, үзләрен танылган шәхесләр итеп үстергән Кармәт җиренә баш ияргә кайталар, – дип билгеләп үтте район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин. 

Рамил Хабетдин улының бүләкләре бик күп. Аның нефть тармагында «3 миллиард тонна нефть чыгару уңаеннан».бирелгән хөкүмәт бүләге  бар. 2010 елда техник фәннәр докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертацияне дә уңышлы яклаган. Бу елда – Россия фәне көнендә, Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасының Дәүләт премиясен тантаналы  тапшыру булды. «Татнефть» компаниясе белгечләре, шул исәптән безнең якташыбыз  – Татнефть» компаниясенең ТатНИПИ нефть ятмаларын эшкәртү бүлегенең әйдәп баручы фәнни хезмәткәре Рамил Низаев Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов кулыннан лаеклы бүләкне алды.

Иске Кармәт авылы мәдәният йортына иҗат кичәсенә килүче якташлар,туганнар Рамил Хабетдин улының шундый әһәмиятле шәхес икәнлеген белмәделәр. Залда утырган халык каршында ул ачык, эчкерсез,ихлас  булды. Ул шаярды, көлде,  аңа очрашу шатлыгын бүлешергә ярдәм иткән артистларга кушылып җырлады, биеде. Ул үзенең психология белән кызыксынуын сөйләде һәм туган авылын яратуын белдерде. 

– Мин бу тормышта дус, тату, бердәм гаиләм, абыйларым, апаларым булуы белән бик бәхетле. Мин һәрвакыт ярдәм итүче тормышым иптәшем Людмила Васильевнага бик рәхмәтле, – дип шатлыкларын бүлеште галим.

Сәхнәгә менгән туганнары Рамил Хабетдин улының киң күңелле, ярдәмчел, мораль һәм материаль яктан да ярдәм итүен сөйләделәр. Рамил Низаев туган авылын да онытмый, музейга һәм мәчеткә ярдәм итеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев