Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Чыгышы буенча Совет армиясеннән

Эшлекле дүшәмбедә район башлыгы мобилизация эшләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Рәшит Гәрәевка Мактау грамотасы тапшырды. Аңа бүләкне 60 яше тулу уңаеннан күпьеллык тырыш хезмәте өчен биргәннәр. Район советында Рәшит Гәрәев алты ел эшли, моңа кадәр районның хәрби комиссариаты белән идарә итә. Ә аның хәрби тормыш юлы мәктәпне тәмамлагач ук Ташкент...

Эшлекле дүшәмбедә район башлыгы мобилизация эшләре буенча район башлыгы ярдәмчесе Рәшит Гәрәевка Мактау грамотасы тапшырды.


Аңа бүләкне 60 яше тулу уңаеннан күпьеллык тырыш хезмәте өчен биргәннәр. Район советында Рәшит Гәрәев алты ел эшли, моңа кадәр районның хәрби комиссариаты белән идарә итә. Ә аның хәрби тормыш юлы мәктәпне тәмамлагач ук Ташкент югары гомуми хәрби команда училищесына укырга кергәч башланып китә - Советлар Союзында республикалар арасында чикләр булмый.

- Чыгышым белән мин Совет Армиясеннән, - диде зур горурлык белән Рәшит Мәснәви улы. - Мотоукчы гаскәрләрдә хезмәт иттем (гади генә әйткәндә, җәяүлеләр гаскәрендә).
Аның горурланырлык хакы бар, чөнки хәрби хезмәткә ул гомеренең 32 елын багышлаган. Гомумән алганда бу еллар эчендә ул 10 гарнизон алыштырган, гади рядовойдан полковникка хәтле менеп җиткән. Аксубай районы аның соңгы эш урыны - полковник Гәрәев алты ел хәрби комиссариатны җитәкли.

- Аксубай районы минем өчен монда торган унбиш ел эчендә туган җиремә әверелде, - дип бүлеште ул. Кызганычка каршы, әти-әниемнәр бүгенге көндә исән түгелләр, өлкән буыннан бердән-бер якын кешем хәзерге вакытта Саба районында гомер кичерүче апам. Ике улым - хәрбиләр, башта Суворов исемендәге Казан училищесын, соңрак үзем белем алган Мәскәү хәрби Академиясен тәмамладылар, үзләренең гаиләләре белән яшиләр. Гәрәевлар нәселендә хәрбиләр юк - әти-әниләре гади авыл хезмәтчәннәре булганнар. Малай вакытта ук Рәшит хәрбиләрнең төз гәүдәләренә карап сокланган һәм аның хыялы чынга ашкан.

- Миңа тормыш җиңел бирелмәде, тик язмыш хәрби карьера төзүдә дә, Әфган сугышының утларын кичеп, исән кайтуда да мәрхәмәтле булды. 1979 елда безнең дивизия Термезда торды - без беренчеләрдән булып, Әфганстан Демократик республика территориясенә үтеп кердек. Икенче көнне безнең арттан Кушкин дивизиясе аяк басты - без чиктә тора идек, - дип хәтер сандыгын яңартты интернациональ сугышчы. - Ике ел сугыш эчендә... Гомумән, Әфган сугышы ул взводлар, роталар, батальоннар сугышы булды. Анда полклар, дивизияләр сугышмады - шартлар андый түгел иде.

Шул елларны искә төшерү бүгенге көндә дә офицер йөрәгендә авыр йөк булып тора - взвод командиры солдатлары белән бер генә көн ут эчендә булмаган, "Батырлык өчен" бүләге белән бүләкләнгән. Әфганстаннан соң Украинада хезмәт иткән. Бүгенге көн вакыйгаларын бәяләп, полковник үткәндәге тыныч алтын Совет тормышы турында искә ала, үзгәртеп корулардан соң Украина чик артында кала, тик совет командованиесе килешүгә кул куеп, Совет армиясе хәрбиләре анда командировкада калып үз хезмәтләрен тәмамлап кайттылар.
Советлар Союзы юкка чыкты, аның белән бергә хәрби штатларны да кыскарттылар. Шулай итеп, Рәшит Гәрәев үзенең туган ягы - Татарстанга әйләнеп кайта, Минзәлә районы хәрби комиссариатында эшли, аннары Татвоенкоматта, ә 1999 елдан Аксубай районының хәрби комиссариатын җитәкли.
Истәлекле көннәрне, районның хәрби-патриотик кичәләрен полковник Рәшит Гәрәев катнашыннан башка күз алдына да китереп булмый. Менә ул унбиш ел инде Җиңү көне уңаеннан үткәрелә торган парадны оештыра. Район җитәкчелеге сүзләренә караганда, ул төп -мобилизация эшен дә белеп башкара. Шуңа карамастан ул тыйнак һәм гади кеше булып кала бирә. Совет чорыннан калган кеше нинди булырга тиеш булса, ул нәкъ шундый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев