Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чит илнекеннән бер дә ким түгел

    Аксубай районы һәм аның чикләрендәге юллардан гадәти булмаган формадагы автомобиль хәрәкәт итә. Аның тышкы күренеше бик кызыклы, техник яктан да кыйммәтле маркалы машиналардан калышмый, дәүләт автомобиль инспекторлары тарафыннан да аңа карата дәгъва юк. Бу җирле "Кулибин" - Станислав Матюшкинның "иҗат җимеше". Васильевка авылында яшәүче Станислав Зиновьевич кечкенәдән техника белән кызыксына,...

    Аксубай районы һәм аның чикләрендәге юллардан гадәти булмаган формадагы автомобиль хәрәкәт итә.

    Аның тышкы күренеше бик кызыклы, техник яктан да кыйммәтле маркалы машиналардан калышмый, дәүләт автомобиль инспекторлары тарафыннан да аңа карата дәгъва юк. Бу җирле "Кулибин" - Станислав Матюшкинның "иҗат җимеше".

    Васильевка авылында яшәүче Станислав Зиновьевич кечкенәдән техника белән кызыксына, өйдәге, хуҗалыктагы барлык механик әйберләрне төзәтә торган була. Тракторчы-машинист, машина йөртүче, комбайнчы һ.б. һөнәрләрне үзләштерә. Укуны тәмамлаганнан соң, армиядә хезмәт итеп кайта. Аннан кайткач өй салу эшенә керешә. Өй төзү өчен блокларны да үзе җитештерә. Күрше авыл чибәренә өйләнә. Тормыш юлдашы Флера Васильевна белән өч ул тәрбияләп үстергәннәр. Уллары да техника белән кызыксынып үсәләр. Өлкәне - Виктор авылда автомастерской ачып, машиналар ремонтлау белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнә. Уртанчысы - авиация институтын, кечесе техникум тәмамлаган, Казанда яшиләр. Бала чактан ук әтиләренең техника белән "җенләнгәнен" күреп үскән малайларның техникага тартылуы табигый хәл. Останың кулында һәр тимер кисәге җанлана дияргә була. Ул авыл кешесенең кул хезмәтен җиңеләйтү максатыннан хуҗалыкта куллану өчен төрле кораллар, җайланмалар ясый.

    Җирле рационализаторның йортында туфрак эшкәртү, чәчү, урып-җыю агрегатлары - культиваторлар, бәрәңге казыгычлар бар. Ә үз куллары белән җыйган автомобильдә ул ун елдан артык җилдерә инде. Район үзәгенә эш белән килә, тагылма тагып урманга печәнгә бара.

    - Идеяләреңне тормышка ашыру - кызыклы да, файдалы да, - ди Станислав Зиновьевич. - Дөрес, монда техниканы яхшы белү өстенә, теләк тә, түземлек тә кирәк.

    Оста куллы уңган өч елдан бирле лаеклы ялда. Ләкин кул кушырып утыру аның холкына туры килми. Хуҗалык эшләреннән тыш, механизмнарны төзәтү, аларга яңалык кертү, камилләштерү белән мавыга ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: