Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Чит авылда үз кеше

Беловка авылында яшәүче хезмәт ветераны Юрий Фролов үзенең 90 яшьлек юбилеен гаиләсе белән тыйнак кына билгеләп үтте.

Юрий Александровичның язмыш сукмаклары бик борылмалы була. Үз гомерендә ул элеккеге союзның күп кенә төбәкләрендә яшәп ала. Гомеренең күп өлеше Димитровград шәһәрендә үтә.

Биредә ул һөнәр училищесын тәмамлагач  эшли башлый, гаилә кора, балалар үстерә. Элемтә белгече буларак үз һөнәренең бөтен нечкәлекләрен белә, шул һөнәргә берничә дистә елын багышлый. Матур гына яшәп ятканда, хатыны үлеп китә һәм аның тормышы тамырдан үзгәрә.

Ялгызлык ачысын татыгач, Беловка авылы кешесе Нина Андреева белән яңа тормыш корып җибәрә һәм менә егерме ел ул чит авылның үз кешесе булып яшәп ята. Нина Ивановнаның да үз тарихы бар. Балалары үсеп таралгач, ул да ялгызы калган була. Бүгенге көндә Юрий ага белән Нина түти тату-матур гомер кичерәләр. Юбилей көнендә алар бергәләшеп рәсми кунакларны каршы алдылар.

- Хөрмәтле Юрий Александрович, безнең ихлас котлауларыбызны кабул итеп алыгызчы. Без сезгә исәнлек, иминлек, бәхет телибез, -  дип мөрәҗәгать  итте юбилярга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров.

Ул РФ Президенты Владимир Путинның  Котлау хатын укыды, чәчәк бәйләме  һәм күчтәнәчләр тапшырды. Ветеранны шулай ук авыл җирлеге башлыгы урынбасары Нина Андреева да котлады. Бәйрәм тантанасын Беловка авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре дәвам итте. Алар башкаруындагы чуаш халык җырлары өйне моңга күмде.

- Юрий Александрович киң күңелле, аралашучан кеше. Без үткәргән чараларның барысын да карап бара, тормыштан бер дә артта калмый, - дип, тантана гаеплесенә  мактау сүзләрен яудырды  авыл мәдәният йорты директоры Тамара Андреева.

- Сезгә бик зур рәхмәт, минем кадерлеләрем!, - дип рәхмәтен белдерде юбиляр,  шатлыклы күз яшьләрен сөртеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев