Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Кешеләр һәм язмышлар

Чирек гасыр закон сагында

Полиция начальнигы урынбасары подполковник Владимир Семеновка 55 яшь тулды.

Чирек гасыр  дәвамында ул закон һәм хокук тәртибе сагында хезмәт итә. Владимир Семенов үзенең хезмәт биографиясен Карл Маркс исемендәге колхозда автомеханик булып башлый. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, армиягә чакырылганчы,  яшь белгеч туган хуҗалыгында практика уза. Аннары армия, армия хезмәтеннән  демобилизацияләнгәч, активист, спортчы, комсомол егеткә ВЛКСМ райкомының икенче секретаре вазыйфасын ышанып тапшырганнар. Владимир Семенов төрле елларда  ДОСААФта укытучы булып эшли, аннары ике ел спорт оешмасын җитәкли.

Ә соңыннан аны Дәүләт автоинспекциясе начальнигы итеп билгелиләр. ДАИ башлыгы постыннан офицер Семенов милиция начальнигы урынбасары - җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе начальнигы вазыйфасына күчерәлә. Әлеге вазыйфада ул 10 ел эшли. Шулай ук хезмәт һәм спорт белән беррәттән (ул бүген дә самбо һәм дзюдо белән шөгыльләнә) ул югары уку йортында укуны бергә алып барды  һәм Чуаш дәүләт университетының юридик факультетын уңышлы тәмамлады.

– Бүлектә чирек гасыр дәвамында эшләгән еллар бер көн эчендә үтеп киткән кебек, – дип уртаклаша юбиляр. Эштә төрле хәлләр булды, безнең эшебез авыр да, шул ук вакытта кызык та, күп көч тә  таләп итә торган хезмәт. Әмма нәтиҗәләргә фәкать команда белән эшләгәндә  генә  ирешергә мөмкин. Миңа алты җитәкче белән эшләргә туры килде, шулай ук коллектив та үзгәрде. Әлбәттә, эштә ышанычлы тыл булып эшләгән эшнең  нәтиҗәсе тора һәм сине өеңдә гаиләң аңласа, ярдәм итсә, эштә икеләтә нәтиҗәле эш алып барыла. Мин гаиләмә эштән  мине көтеп торган өчен, аңлаган өчен  чиксез рәхмәтле.

Хезмәтен намус белән үтәүче, тәҗрибәле хезмәткәр турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Аксубай районы буенча бүлеге начальнигы Илгиз Алмакаев сөйли:

- Владимир Александрович - яшь хезмәттәшләренең остазы, - дип билгеләп үтте җитәкче.- Ул үз кул астындагыларга теләсә нинди катлаулы бурычларны хәл иткәндә дә юл күрсәтә ала. Ул аталарча мактарга да, шул ук вакытта яшь хезмәткәрләргә шелтә дә белдерергә мөмкин. Шулай булсада ул һәр хезмәткәр белән эшкә яхшы карашта. Аңа теләсә кайсы эштә дә  таянырга була.

Ә бит Владимир Семенов, туган Савгач мәктәбен тәмамлаган  күп кенә яшьтәшләре  кебек,  шәһәрдә кала алыр иде. Ул хәрби очучы булырга хыяллана һәм Сызрань шәһәренә барып вертолетчылар факультетына укырга кергән. Аңа хыялы белән хушлашырга  һәм җирдә эшләргә туры килә.

Еллар дәвамында Владимир Александрович безнең редакция  белән – комсомол линиясе буенча, аннан соң, юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча дәүләт автоинспекторы  буларак, оборона-спорт оешмасы вәкиле буларак, патриотик тәрбия бирү планында, ә соңгы елларда – иҗтимагый куркынычсызлык буенча мәгълүмати эш линиясе буенча, районда криминоген хәл турында оператив рәвештә журналистларга мәгълүмат биреп, хәрби – спорт оешмасы вәкиле буларак та хезмәттәшлек итә.

Безнең коллектив Владимир Александровичны чын күңелдән юбилее белән котлый! Аңа нык сәламәтлек һәм киләчәктә үзара хезмәттәшлек тели.

Фото tatarstan.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев