Аксубаево
  • Рус Тат
  • Чирек гасыр умартачы булып

    Апрель башы Яңа Чуаш Адәмсуы авылында яшәүче Ломоносовлар өендә елның-елында гаилә тантанасы - Елена Захаровнаның туган көне белән бәйле булды. Ә быел исә ул 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны әлеге истәлекле көн белән котларга район башлыгы Юныс Хәмидуллин җитәкчелегендә районнан кунаклар килде. Юныс Гыйләҗ улы тыл хезмәтчәнен туган көне...

    Апрель башы Яңа Чуаш Адәмсуы авылында яшәүче Ломоносовлар өендә елның-елында гаилә тантанасы - Елена Захаровнаның туган көне белән бәйле булды.


    Ә быел исә ул 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны әлеге истәлекле көн белән котларга район башлыгы Юныс Хәмидуллин җитәкчелегендә районнан кунаклар килде. Юныс Гыйләҗ улы тыл хезмәтчәнен туган көне белән тәбрикләп, Россия Президенты Владимир Путинның котлауларын ирештерде, район исеменнән бүләкләр тапшырды. Шундый игътибар һәм хөрмәттән тантана гаеплесенең күзләре чыланды, ул аларга туктаусыз рәхмәтен яудырды.

    Емелькино авыл җирлеге башлыгы Нина Михайлова да Елена Захаровнага күңел түреннән чыккан тәбрикләү сүзләрен җиткерде, сәламәтлек, иминлек теләде. Өйдә бәйрәмчә мохит хөкем сөрде. Чистайда яшәүче кызы Надежда белән кияве, социаль хезмәткәр Любовь Степанова юбиляр хөрмәтенә бәйрәм табыны әзерләгәннәр.

    Өй хуҗабикәсе бала чагыңда һәм яшьлегендә күргән авырлыклар турында искә алып сөйләде. Сугышка кадәр колхозда умартачы булып эшләгән әтисе, фронтка китә. Ә авылда унбиш яшьлек кызыннан башка, аны алмаштырырлык кеше булмый. Ир сугыш кырында ятып кала. Менә шулай итеп Елена Захаровага чирек гасыр умарталыкта хезмәт куярга туры килә. Сугыш тәмамлангач фронтовик егеткә кияүгә чыга, Ломоносовлар алты бала тәрбияләп үстерәләр.

    Авыл халкы - дус, бердәм. Әби ялгыз түгел, әле бер күршесе, әле бер туганы килеп хәлен белеп торалар. Елена Захаровна сәламәтлегеннән зарланмый, хәтта күзлексез укый да. Шәһәрдә яшәүче балалары әниләрен алып китәргә теләсәләр дә, әбинең һич кенә дә яшәгән нигезен, йортын ташлап китәсе килми. Балалары, оныклары бергә җыелгач, йорт шатлык белән тула. Әби онык-оныкчыкларга бай - аның җиде оныгы, алты оныкчыгы.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: