Чәчүдә ирешкән югары күрсәткечләр өчен бүләкләр алдылар
Район башлыгы Камил Гилманов язгы кыр эшләрендә зур нәтиҗәләргә ирешкән механизаторларга Мактау грамоталары һәм премияләр тапшырды.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматларына караганда, 19 майга 35500 гектарда сабан культуралары чәчелгән, бу планлаштырылган күләмнең өчтән бер өлеше.
Иң югары нәтиҗәләргә ирешкән кыр батырлары район җитәкчелеге бүләкләренә лаек булдылар. Алар арасында бер чәчү комплексында алмашып эшләүче «Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» филиалы механизаторлары Юрий Молоткин һәм Евгений Андреев, шулай ук Александр Кустенев һәм Фәнис Мирҗанов та бар. Бу – тәҗрибәле, зур җаваплылык белән эшләүче җир уллары. Аларны чәчү вакытында, урак өстендә район дәрәҗәсендә бер генә тапкыр билгеләп үтмәделәр.
Район башлыгы Камил Гилманов бүләкләр тапшыру өчен кырга механизаторлар янына шәхсән килде. Ул чәчүдә югары күрсәткечләргә ирешкәннәре өчен механизаторларны ихластан котлады, Мактау кәгазьләре һәм премия суммасы белән конвертлар тапшырды.
– Без йөкләнелгән бурычны уңышлы үтибез, – дип билгеләп үтте ул. – Сезгә алынган эш ритмын төшермәскә һәм чәчүне уңышлы тәмамлауны телим.
Механизаторларны хезмәт җиңүләре белән район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Борис Соломонов һәм «Мюд» филиалы управляющие Газыйм Шәрәпов җылы котладылар.
Бу көнне «Аксу Агро» ҖЧҖнең үзәк биләмәсе механизаторлары Җәүдәт Галяутдинов, Минәхмәт Шәрифуллин, Ривкат Сөләйманов һәм Фәнис Әхмәтсафин да югары җитештерү күрсәткечләре өчен район башлыгының Мактау грамоталарына лаек булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев